

Иң мөһиме: гомумхалык чарасын һәр елны авыл тагы да күркәмләнеп һәм матурланып каршылады. Бәйрәм алдыннан оештырылган күмәк өмәләрнең матур нәтиҗәсе бу. Сабантуй мәйданы итеп сайланган элекке алма бакчасы “Алмалык”та, мәсәлән, беренче елны бәйрәм сәхнәсе корылса, икенче елга янә матур үзгәрешләр төсмерләнде. Шул рәвешле, ат чабышы мәйданы булдырылды, ярышлар урыннары рәшәткә белән уратып алынды. Авыл янындагы күл буйларын төзекләндерү, суүткәргеч корып, чишмәләрне чистарту да күмәк тырышлык белән башкарылды. Раил Фәхретдиновның авылдашларны гомум эшкә җәлеп итә алуы нәтиҗәсендә Яңа Бишенде матурланганнан-матурланды, алай гына да түгел, Туймазы районының иң күркәм авылларының берсенә әверелде.
Сүз дә юк, үзгәрешләргә Октябрьский малтабары шәхси өлешен дә кертте, атап әйткәндә, аның матди ярдәме белән авылда мәчет күтәрелде, мәдәният йорты һәм медицина пункты төзелде, Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә мемориаль комплекс ачылды. Шуны билгеләп китү дә урынлы булыр: Яңа Бишенде төзекләндерелә башлаганда хәзерге чорда зур абруй яулаган “Атайсал” проекты турында бернинди сүз дә юк иде әле. Игелекле гамәлләрен Яңа Бишенде ватанпәрвәренең күңел кушуы, авылдашлык таләбе буенча башкаруы исә аңлашылып тора.
Шуңа да Башкортстанның көнбатыш капкасы саналган төбәктә “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводының генеральный директоры Раил Фәхретдиновның абруе искиткеч дәрәҗәдә югары. Бу, иң беренче чиратта, аның малтабарлык эшчәнлеге һәм иганәче булуы белән бәйле. Ул Октябрьский шәһәренең бер як читендә урнашкан таралып барган иске заводны пластмасса эшләнмәләре җитештерүдә дөнья күләмендә танытса, икенчедән, туган авылы Яңа Бишендене гөлбакча ясап, Туймазы районында иң төзек авылларның берсенә әверелдерде.
Яңа Бишенде сабантуен ачу тантанасындагы тәбрикләү чыгышында зур канәгатьлек белән бу турыда Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов исеменнән аның урынбасары Рөстәм Мөхәммәтдинов та рәсми рәвештә белдерде. Бәйрәмдә катнашучылар, моны ихластан кабул итеп, чыгышны алкышларга күмде. Милли бәйрәм уңаеннан Раил Фәхретдиновка Туймазы районы хакимиятенең Мактау кәгазе белән бергә, “Кызыл таң” республика гәзитенә, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларына язылуда эшлекле ярдәме өчен гәзитнең Рәхмәт хаты тапшырылды. Моңа өстәп, Яңа Бишенде активистларыннан зур төркем Югары Бишенде авыл хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Яңа Бишенде сабантуеның янә бер кабатланмас бизәге – авылның социаль өлкәсен үстерүдә лаеклы эз калдыручыларга карата да кадер-хөрмәт күрсәтелү. Атап әйткәндә, 90 яшь үрен үткән хезмәт ветераннарыннан Ләүзә Юнысова, Рөстәм Сәйфуллин, Екатерина Иванова, Минкамал Баһаветдиновага сабантуй бүләкләре тапшырылды. Авылның социаль тормышында активлык күрсәткән Рәмиз Гарипов, Гөлгенә һәм Анатолий Илгузиннар да бүләксез калмады. Район дәрәҗәсендә киң танылу алган “Бишенде чишмәсе” фольклор ансамбле әгъзалары Рима Фәррахова, Рәмзия Хәйретдинова, Тәнзилә Хәлилова, Рузилә Газизуллина, Рәшидә Галләмова, Роза Фәтхетдинова, Рәйсә Камалетдинова, Мәсгуть Галләмовның тырышлыгы да лаеклы бәһаләнде. Авыл бәйрәменең рәсми бүлегендә СВОда катнашучыларга, Русия Армиясенә чакырылучыларга да зур игътибар бирелде, мәсәлән, Заһир Хәбиповның хезмәттән кайтуы көтелә, шул ук вакытта, Яңа Бишенденең дүрт егете быел армиягә алыначак.
Раил Фәхретдинов милли сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертүче буларак та билгеле. Бу аның балачагыннан җыр-моңга гашыйк булуыннан, үзенең дә шактый югары дәрәҗәдә матур итеп җырлавыннан, әлбәттә. Әйткәндәй, аның “Үз ягыма кайтсам” җырын башкару осталыгына сабантуй кунаклары да таң калып, алкышлар белән лаеклы бәһалады.
Әйтеп үтелүенчә, аның тырышлыгында республикада беренчеләрдән булып Яңа Бишендедә авылдашлар бәйрәме үткәрелә башлады. Аны сәнгатьчә чагу итеп бизәү максатында авыл сабантуена иң билгеле җырчылар чакыру гадәт итеп алынды. Шушы чорда Яңа Бишенде бәйрәме сәхнәсендә Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Филүс Каһиров, былтыр Фирдус Тямаев кебек сәнгать осталары чыгыш ясады. Быел исә эстрада йолдызлары тагын да күбрәк булды, атап әйткәндә, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Ришат Галиханов, Азат Имаев сәхнә тотты. Бәйрәмнең йөзек кашы Әнвәр Нургалиев төркеме исә, яңа программа белән чыгыш ясап, зур уңыш казанды.
Яңа Бишенде сабантуеның төбәктә быел да тамашачыларны күпләп җәлеп итүе авыл бәйрәменең программасы гаять бай булуы белән дә аңлатыла. Ат чабышларында, мәсәлән, 28 җайдак катнашты, алар арасында республиканың көнбатыш районнарыннан тыш, Татарстан вәкилләре дә бар иде. Спорт ярышлары да киң колач белән барды, милли көрәш тирә-якта билгеле батырларны җыйды, шунысы үзенчәлекле: бәйгедә һөнәри көрәшчеләр катнаштырылмады. Халык милли уеннарда күпләп катнашты, иркенләп күңел ачты. Хезмәтләндерү өлкәсе дә югары дәрәҗәдә булды, атап әйткәндә, 65 сәүдә ноктасы эшләде.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.