

Эш башланыр алдыннан төбәк җитәкчесе район предприятиеләре һәм эшкуарлары продукциясе күргәзмәсен, иҗтимагый оешмалар экспозициясен карады.
Республика Башлыгы «Надёжный тыл» республика волонтерлар штабы вәкилләре белән аралашты. Алар пилотсыз очу аппаратлары белән эшләргә өйрәтә. Активистлар күптән түгел генә туган төбәгендә ялда булган СВОда катнашучылар өчен шундый курс үткәргәннәрен сөйләде. «Версаль» бакча үзәге вәкилләре Кыйгы районында үсентеләр питомнигы оештыру өчен берничә гектар җир сату хакында сөйләде. Радий Хәбиров ассызыклаганча, торак пунктларны яшелләндерүдә төп басымны эре үлчәмле үсентеләр утыртуга ясарга кирәк. Үз продукциясен күргәзмәдә 2020 елның октябрендә Югары Кыйгыда эшли башлаган «Сөт кухнясы» зона филиалы да тәкъдим итте.
Зона киңәшмәсендә чыгыш ясаганда төбәк җитәкчесе якын киләчәккә урындагы үзидарә органнары эшенең актуаль бурычларын билгеләде. Радий Хәбиров авыл хакимиятләре җитәкчеләренә бүгенге көндә Башкортстан алдында торган иң мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә катнашкан өчен рәхмәт белдерде. Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, республика мөһим икътисади һәм инфраструктура проектларын, шулай ук социаль программаларны гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк.
Башкортстан Башлыгы коллегаларына махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
- Бу безнең эшебездә - өстенлек. Моның өчен икътисад һәм социаль өлкәнең тотрыклы үсешен тәэмин итәргә кирәк. Монда икенчел сораулар юк. Ватан өчен гомерләрен биргән геройларның истәлеген мәңгеләштерүгә, аларның гаиләләрен кайгыртуны бик игътибар белән кабул итүегезне сорыйм. Сез бу эшләрне шәхсән эшләргә тиеш, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Аннары семинарда катнашучылар тематик эш төркемнәр форматында министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре катнашлыгында авыл территорияләрен үстерүнең актуаль темалары буенча фикер алыштылар. Чара ахырында республика Башлыгы авыл советлары вәкилләренә уңышлы эш теләде.
Фото: glavarb.ru