

Төбәкнең эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов комплексның гомум мәйданы 4,5 гектар тирәсе булуын белдерде. Бу үзенең архитектурасы, масштабы һәм дизайны буенча заманча карарлар һәм технологияләр белән уникаль тарихи парк булачак. Проектның бәясе - 115 миллион сум. «Салават җире» мемориаль комплексы концепциясен Мостай Кәримнең әсәрләре нигезендә әзерләгәннәр.
«Янгантау» геопаркы директоры Айрат Галиев аңлатканча, төзүчеләр мәйданчыкта әзерлек эшләрен башлаган инде. Проект җәяүлеләр юлларын, күзәтү мәйданчыкларын, беседкаларны, эскәмияләрне, тамашачылар өчен амфитеатрны, милли герой Салават Юлаев исеме белән бәйле тематик зоналарны үз эченә ала.
Кунаклар өчен «Салават җире» тарихи-мемориаль паркын 2024 елда ачу планлаштырыла.
- Без уникаль комплекс формалаштыруга керештек. Биредә Салават Юлаев тормышына багышланган бик күп кызыклы объектлар булачак. Монда яхшы юл ясарга кирәк. Гомумән алганда, без бу матурлыкка бик сак карыйбыз һәм бөтен гаилә белән килергә, милли героебыз үскән атмосферага кагылырга мөмкин булган комплекс булдырабыз, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Салават районында Янгантау геопаркы территориясе янында Башкортстан Башлыгы Юрүзән елгасы ярында 3,2 гектар мәйданда заманча глэмпинг булдыру инвестиция проекты белән дә танышты.
Фото: glavarb.ru