

Торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Голованова хәбәр иткәнчә, Башкортстанда кышка 18,5 мең күп фатирлы йорт әзерләргә кирәк. Июль уртасына кирәкле эшләрнең яртысыннан артыгы башкарылган.
Мәсәлән, күпфатирлы йортларның 53 процентында җылыту системалары юылган. Шулай ук торбаүткәргечләрнең җылылык изоляциясен тергезәләр, төзек булмаган контроль-үлчәү приборларын алыштыралар, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүнең көйләүче һәм ябыштыручы арматурасын ревизиялиләр. 17 июльгә җылыту сезонына әзерлек паспортлары 1,5 мең йортка рәсмиләштерелгән.
Ирина Голованова төбәкнең коммуналь инфраструктурасын модернизацияләү планнары турында да сөйләде. Быел Морак, Архангель һәм Калтасы авылларында блоклы казанлыклар төзеп бетерергә, Яңавыл, Белорет, Күмертау, Межгорье, шулай ук Чишмә поселогында һәм Чекмагуш авылында җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь ремонтларга кирәк булачак.
Моннан тыш, җылыту сезонына Әлшәй районының Раевка һәм Нуриман районының Красная Горка авылларында казанлыкларны яңартуны тәмамларга, шулай ук Белорет шәһәренең 1нче казанлыгын техник яктан яңадан коралландырырга планлаштыралар.
Республиканың торак-коммуналь хуҗалыгын көзге-кышкы сезонга 2023 елның 15 сентябренә кадәр тулысынча әзерләргә тиешләр.
Фото: glavarb.ru