

Русиянең Ujin ИТ-компаниясе («Юникорн» җәмгыяте) форумның генераль партнеры булачак. Ujin экспертлары «Акыллы шәһәр – акыллы ил» пленар утырышында, «МКД идарәсе өлкәсендә санлаштыру» стратегик сессиясендә һәм «Акыллы уңайлы шәһәр мохите» пленар утырышында катнашачак.
Русия Федерациясе санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев билгеләп үткәнчә: «Форумның төп максаты – мәгълүмати технологияләр һәм элемтә үсеше, шәһәрләр икътисады, идарә органнары һәм гражданнар үзара хезмәттәшлеге, региональ һәм урындагы дәрәҗәдә санлы тигезсезлекне бетерү, миллионлаган гражданнарны соңгы буын элемтәсе белән тәэмин итү буенча хакимият һәм бизнесның турыдан-туры диалогы. Бергәләп кенә без Русия Федерациясе гражданнарының тормышы һәм үсеше өчен уңайлы мохит булдыру максатларына ирешә алачакбыз».
"Акыллы шәһәр - акыллы ил" халыкара форумы бүген - профессиональ диалог өчен иң зур мәйданчык, анда традицион рәвештә тармак-ара кооперация һәм алдынгы тәҗрибә уртаклашу мизгелендә яңа идеяләр һәм мәсьәләләрне хәл итүгә карашлар барлыкка килә. Форумның стратегик максаты - төп дәүләт регуляторлары һәм заказчылары белән бизнесның турыдан-туры диалогы аша алга китеш максатларын һәм аларга ирешү юлларын билгеләү.
– Шәһәрләрдә яшәп, күпчелек вакытны без биналарда үткәрәбез, - дип шәрехли Ujin директоры Светлана Перминова. - Әгәр дә без тормыш сыйфатын, уңайлылыкны һәм хәвефсезлекне яхшыртуны максат итеп куйсак, без биналарга игътибар итмичә кала алмыйбыз. Акыллы бинаның «Акыллы шәһәр»дә барлыкка килүенә без бик шат. Без Ujin базасында күп санлы уңышлы кейслар тупладык, әйдәп баручы девелоперлар белән эшләдек: Самолет, ЛСР, MR Group, КОРТРОС, а101 Девелопмент, ФСК, Страна девелопмент һәм башкалар. Бүген Русиядә төзелә торган акыллы торак комплексларының 40 проценты Ujin платформасында төзелә. Без ел саен продуктны үстерәбез һәм илебездә МКД санллаштыру буенча норматив базаны формалаштыруда актив катнашабыз.