+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
27 июль 2023, 19:37

Уфада алдынгы технологияләр күргәзмәсе оештырылды

Башкала халкы һәм кунаклары Уфаның «Торатау» Конгресс-холында «Акыллы шәһәр — Акыллы ил» IV Халыкара форумы кысаларында оештырылган заманча технологияләр күргәзмәсе һәм форумның фотозоналары белән танышты.

Уфада алдынгы технологияләр күргәзмәсе оештырылды
Уфада алдынгы технологияләр күргәзмәсе оештырылды

Республиканың дәүләт идарәсе санлы үсеш министрының беренче урынбасары Денис Слепов сөйләвенчә, форум кысаларында республика берничә санлы карар тәкъдим итә. Экспозиция 2 секторга бүленгән: региональ һәм федераль.

Федераль экспозицияне IT-технологияләр, энергетика, сәнәгать өлкәсендәге иң эре компанияләр тәкъдим итте. Конгресс-холлның икенче катында урнашкан "Башкортостан" фотозонасы республиканың туристлык потенциалын күрсәтте.

Форум кысаларында шулай ук "Акыллы шәһәр. 5 ел проектны тормышка ашыру" интерактив фотозонасы да оештырылды. Шунда ук - заманча җиһазлар белән тергезелгән медиаүзәк.

- Матбугат үзәге эшенә 30лап кеше җәлеп ителгән. Алар - журналистлар, фотографлар, видеографлар, техник хезмәткәрләр. Барлык панель дискуссияләр туры трансляция режимында алып барыла. Видео материалларны соңыннан язмада карарга мөмкин булачак, - дип билгеләп үтте штаб оештыручылары.

Форумда илнең төрле төбәкләреннән катнашучылар чараны оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үттеләр. Бу хакта "Республика Башкортостан" газетасы хәбәр итә.

Фото: resbash.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: