

Беренче тапкыр кымызны Үзәк Азия һәм Монголиянең күчмә кабиләләре эшли башлый. Эчемлекнең иң беренче эзләре энеолит чорына туры килә. Бу - 5500 ел элек!
Сусамыр үзәнлегендә кәҗә тиресеннән ясалган, ат сөте эзләре булган күн капчыклар табылган. Һәр кабиләнең бу эчемлекне әзерләүнең үз рецепты булган, аны сер итеп саклаганнар.
Кымыз турында беренче искә алуларны борынгы грек тарихчысы Геродот хезмәтләрендә табарга мөмкин, ул, скифларның көнкүрешен тасвирлап, аларның яраткан эчемлеге турында җентекләп сөйләгән. Геродот сүзләренчә, скифлар кымыз турында мәгълүматның читкә чыгуыннан шулкадәр куркалар, хәтта аны әзерләү ысулын белгән барлык колларны сукырайталар.
Хәзерге вакытта кымыз Казахстанда, Монголиядә, Кыргызстанда, Русия Федерациясенең кайбер субъектларында күпләп кулланыла. Бу - Ростов, Тверь, Ярославль өлкәләре, Марий Эл Республикасы, Алтай, Якутия. Монда Башкортстан лидерлык позицияләрен биләп тора. Русия кымызының 63 проценты Башкортстан Республикасында җитештерелә.
11-13 августта Граф күле янында «Башкорт аты» халыкара башкорт токымлы атлар фестивалендә төрле кымызны татып карарга мөмкин булачак.