+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
10 август 2023, 06:23

Республикада туучылар саны арткан

Май аенда республикада туучылар саны арткан - 3 027 сабый дөньяга килгән. Бу узган елның шушы аендагыга караганда 83 балага күбрәк. Башкортстан күрсәткеч үсеше темпы буенча Идел буе федераль округында биш лидер арасына керде. Бу хакта Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә хәбәр итә.

Андрей Назаровның социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән, vk.com/agnazarovАндрей Назаровның социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән, vk.com/agnazarov
Фото:Андрей Назаровның социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән, vk.com/agnazarov

Гыйнвар-май айларында республикада 14 648 бала дөньяга килгән, бу, үткән елдагы белән чагыштырганда, 2,5 процентка кимрәк. Әмма туучылар санының кимү темпы бездә 2 процент пунктка азайган. Ә бер ел элек ул минус 4,5 процент тәшкил иткән.

Узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, туган беренче балаларның саны узган ел дәрәҗәсендә сакланып калган. Шул ук вакытта икенче бала туу 5 процентка кимегән, ә өченче һәм аннан соңгы балалар – 2,4 процентка.

Бу чорда республикада туу коэффициенты 1000 кешегә 8,7 бала тәшкил иткән, бу Русия (8,5) һәм Идел буе федераль округы (7,9) буенча уртача күрсәткечтән күбрәк.

"Иң югары туым дәрәҗәсе Бөрҗән, Архангель, Әбҗәлил, Баймак, Мишкә һәм Иглин районнарында. Халыкны саклау - дәүләтнең төп бурычларының берсе. Ата-аналар гаиләдә бала табарга карар итсен өчен гаиләнең иртәгәсе көнгә ышанычы булырга тиеш. Гаилә һәм ата-ана институтларын ныгытуга игътибар итеп, балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм чараларын эшләячәкбез," - дип яза Андрей Назаров.

2023-25 елларга туымны арттыру планы расланды, ул берничә төп мәсьәләне хәл итүне үз эченә ала:

  • абортларны киметү максатыннан йөкле хатыннарга ярдәм итү;
  • репродуктив сәламәтлекне ныгыту һәм ярдәмче репродуктив технологияләрне үстерү;
  • яшь студент гаиләләренә ярдәм;
  • күпбалалы гаиләләргә ярдәм;
  • 10 яшькә кадәрге балалары булган эшләүче ата-аналарга ярдәм итү;
  • туымны арттыруның кыйммәт нигезен формалаштыру. 
Автор:Денис Таваев
Читайте нас