+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
11 август 2023, 13:13

Ат сыныннан да мәгърүр ни булыр, һай!..

«Башҡорт аты» халыкара фестивале пленэрга махсус килгән рәссамнар өчен илһам чыганагы булды.

Ат сыныннан да мәгърүр ни булыр, һай!..Ат сыныннан да мәгърүр ни булыр, һай!..
Ат сыныннан да мәгърүр ни булыр, һай!..

Иҗат процессында Уфа, Сибай, Баймак, Ишембай, Стәрлетамак, Белорет, Дәүләкән районнарыннан һәм башка төбәкләрдән килгән рәссамнар катнаша. Алар пейзажлар, кешеләр һәм фестивальнең төп геройлары — башкорт атлары портретларын ясый. Эш берничә көн дәвам итәчәк.

«Башҡорт аты» халыкара фестивале мәйданчыкларының берсендә шул исемдәге республика рәсем конкурсында катнашучыларның эшләре белән танышырга мөмкин. Ул фестивальне оештыручылары тарафыннан берничә ай элек элек игълан ителгән.

- Без 150ләп картина алдык, алар арасында Кырым һәм Симферополь рәссамнары эшләре бар, — дип сөйли конкурс кураторы, республика Халык иҗаты үзәге каршындагы «Атайсал» мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе Зилә Лира. - Эшләр төрле техникада башкарылган — каләм, май, акварель. Хәтта папье-машедан зур картиналар бар. Бүген күргәзмәдә жюрига иң отышлы дип табылган утыз эш тәкъдим ителә. Бу картиналарның барысы да атның мәһабәт образын, аның грациясен һәм көчен ача.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас