+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
11 август 2023, 11:21

Казахлар да тирмә белән килде!

«Башкорт аты» фестиваленә өч казах тирмәсе килгән.

Казахлар да тирмә белән килде!Казахлар да тирмә белән килде!
Казахлар да тирмә белән килде!

Аларны чарада Казахстан делегациясе тәкъдим итәчә. Казахларның традицион торакларының берничә үзенчәлеге бар. Тирмәнең каркасы өч өлештән тора: кереге (челтәрле), уык (өске түгәрәкне тотып торучы), шанырак (өске түгәрәк).

Казах тирмәсе түбәсе киез тукыма белән капланган, ул шулай ук өч өлештән тора: туырлык (тирмәнең рәшәткәле нигезен каплау), узюк (гөмбәзле җирләрне каплау) һәм тундык (өске түгәрәкне каплаучы киез тукыма).

Казахлар өчен тирмә өч ярустан торган галәмне гәүдәләндерә.

Исегезгә төшерәбез, «Башкорт аты» халыкара башкорт токымлы атлар фестивале 11-12 августта Баймак районының Граф күле буенда уза. Чара кунаклары өчен «Осталар шәһәре» һөнәрчелек зонасы, фудкорт оештырыла, анда милли аш-судан авыз итәргә мөмкин булачак.

Тулырак Фестиваль сайтында: https://bashkort-aty.ru/ һәм фестивальнең ВК төркемендә https://vk.com/event221115711.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас