

Янтимер авылында яшәүче активист, җәмәгать эшлеклесе Петр Абдулов, мари халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, телен саклау, үстерү, килер буыннарга җиткерү өстендә ару-талу белми эшли.
Хатыны белән өч сылу кыз үстереп, укытып, тормышка чыгарып, инде оныкларын аякка бастыруда ярдәмләшеп яшәүче тынгы белмәс зурәти дә ул. Гармунчы, җырчы, биюче, сүз остасы, “Эрвел Марий” мари милли-мәдәни үзәге рәисе урынбасары да ул (үзәкне үзе оештырган).
Үзешчән сәнгатьтә катнашучы буларак, Балтач районы хакимиятенең, республика Халыклар дуслыгы йортының, Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән героемны бүген сезгә башка яклап ачасым килә.
Соңгы елларда Петр Салиевич халык кәсепләрен тергезү кебек матур, изге эшкә тотынды. Ул Балтач районы авыллары тирәсендәге сулыклар ярында тулы әрәмәләр хасыйл итеп үскән тал чыбыгыннан читәннәр, каз оялары, кәрзиннәр, башка бик күп кирәк-ярак һәм сувенирлар үрә башлады. Күңел һәм йөрәк җылысын кушып булдырган үз куллары белән үргән сувенирларны Петр Салиевич бәйрәмнәрдә кунакларга бүләк итә. Халыкка шулай шатлык өләшә.
Әле күптән түгел Түбән Иванай авылы китапханәсендә “Пушкин картасы” проекты кысаларында талдан кәрзиннәр үрү буенча осталык дәресе уздырды. Китапханәнең даими укучысы, җәмәгать эшлеклесе, Янтимир авылыннан халык остасы дип беләләр аны биредә. Бу көнне чарада катнашучылар өчен бай иҗади программа тәкъдим ителде. Петр Салиевич балаларга борынгы кәсепнең серләрен ачты. Балалар биредә билгеле бер күнекмәләрне үзләштерде.
Тал чыбыкларыннан нәрсәдер үрү – кызыклы һәм рәхәтлек китерә торган шөгыль, ул көндәлек ыгы-зыгыны читкә куеп торырга, ялны нәтиҗәле итәргә һәм табигатькә якын булырга мөмкинлек бирә, чөнки ул кеше үзләштергән иң борынгы һөнәрләрнең берсе булып санала.
— Чара кунаклары кәрзин үрү өчен бер һәм ике еллык тал үсентеләре кулланылуын белде. Осталык дәресе тәмамлангач, катнашучылар табигый материал белән эшләү, тал агачы энергиясе кәефкә уңай йогынты ясый, дигән нәтиҗәгә килде, — ди чараны оештыручы авыл китапханәчесе Светлана Ипаева.
Авылларда Петр Абдулов кебек тынгысыз, ата-бабаларыбыз үз иткән шөгыльләрне тергезүче кешеләр булганда борынгы кәсепләр онытылмас та, югалмас та.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.