

Радий Хәбиров 680 урынга исәпләнгән 16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенә капиталь ремонт барышы белән танышты. Учреждение 1954 елда ачылган һәм бинада бер тапкыр да капиталь ремонт эшләнмәгән. Президент программасы кысаларында мәктәпләрне яңарту буенча федераль ярдәм исәбенә быел мәгариф учреждениесе комплекслы модернизация узды.
Радий Хәбиров уку классларын, өстәмә дәресләр һәм түгәрәкләр бүлмәләрен, стоматология пунктын карады, шулай ук педагогия коллективы белән аралашты. Республика Башлыгы директорның тәрбия эше буенча киңәшчесенең эш планы, кадрлар белән тәэмин ителеш һәм кабинетларны җиһазландыру планы белән кызыксынды.
Укытучылар белән сөйләшкәндә төбәк җитәкчесе федераль капиталь ремонт программасының иске мәктәпләрне тергезергә мөмкинлек бирүе хакында ассызыклады.
- Капиталь ремонт программасы төбәкнең бөтен мәгариф системасына яңа тормыш бирә. Ишембайның идарә итү командасы гаризалар кампанияләрендә бик актив катнаша, - диде Радий Хәбиров.
Алга таба төбәк җитәкчесе революциягә кадәрге Русиянең сәнәгать-кирпеч архитектурасы һәйкәле булган элекке Верхотор бакыр эретү заводы территориясен үзгәртеп кору проекты белән танышты. Бу елда бу инициатива Бөтенрусия уңайлы шәһәр мохите булдыру проектлары конкурсында җиңде һәм 65,8 миллион сум күләмендә федераль грант алды. Республика җитәкчесе бакыр заводының бинасын карады.
"Һәм хәзер бу территория туристларны җәлеп итүнең яңа ноктасы булачак", - дип язды Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә.
Верхотор авылында Радий Хәбиров урындагы халык белән аралашты. Алар республика җитәкчелегенә авыл тормышына игътибары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук авылның сәламәтлек саклау системасын ныгытуда һәм урам суүткәргеч колонкаларын урнаштыруда ярдәм итүен сорады.
Алга таба Радий Хәбиров шәһәрне төзекләндерү объектларында булды. Ишембайның үзәк иҗтимагый киңлеге - Башкортстан нефтен беренче булып ачучылар мәйданы. Бу - республикада беренче нефть чыгаруның 90 еллыгына багышланган юбилей объектларының берсе. Төбәк җитәкчесе мәйданны яңарту барышы, тәкъдим ителгән проект карарлары белән танышты. Биредә үк Радий Хәбиров муниципалитет һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән иҗтимагый киңлекне алга таба үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырды.
Республика Башлыгы Башкортстан нефтенн беренче булып ачучыларга һәйкәлне яңарту, шулай ук мәйданнан шәһәр Спорт сараена кадәр сузылган скверны төзекләндерү кирәклегенә игътибар итте.
Ишембайда республика Башлыгы шулай ук Александр Матросов исемендәге үзәк Мәдәният һәм ял паркында булды. Биредә дә реконструкция бара. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, паркны сыйфатлы һәм вакытында яңарту мөһим. Ишембайның үзәк паркына яңа тормыш өрү кирәк, ул вакыйгалар һәм кешеләр белән тулы булырга тиеш.
Шәһәр үзәгендә Радий Хәбиров Никахлар сарае янындагы яшь парлар скверында булды. Башкортстан Башлыгы киләсе елда никахлашулар сарае бинасының фасадын һәм стеналарын ремонтларга, шулай ук аның түбәсен яңартырга кушты.
Фото: glavarb.ru