

Шагыйрәне туган ягында тәбрикләргә урындагы власть вәкилләре, Башкортстанның Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, аның урынбасары, шагыйрә Тәнзилә Дәүләтбирдина, Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбай, журналист Гөлнур Куватова, иҗатташ дуслары килгән иде. Үзен һәрчак ихлас каршы алган һәм иҗатка илһамландырган якташларына шагыйрә китапларын бүләк итте.
– Гөлфия Юнысова тулысынча үзенең остазы Рәми Гариповның ышанычын аклап, иҗатында шактый югары биеклекләргә күтәрелә алды – армый-талмый иҗат итте, халкына хезмәтне алгы планга куйды. Русиянең һәм Башкортстанның халык депутаты буларак, сайлаучылар наказларына гаять зур игътибар бүлде. 20 ел дәвамында өзлексез рәвештә “Башкортостан кызы” журналына җитәкчелек итте. Без, иҗатташлары, каләмдәш белән хаклы рәвештә горурланабыз! – диде чыгышында Кадим Аралбай.
Истәлекле бәйрәме белән данлыклы якташларын Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин да котлады.
– Рәссам картиналарын чагу буяулар белән бизәсә, Гөлфия Азнагул кызы үзенең иҗатында иң югары осталык дәрәҗәсендә иң килешле һәм төгәл сүзләр кулланып, кешеләр күңеленә яктылык сала. Киләчәктә дә илһам чишмәләрегез саекмасын! – диде ул.