

Бәләбәй районында яшәүче егетне машина урлауда гаеплиләр.
Полициягә 63 яшьлек пенсионер мөрәҗәгать иткән, ул хәбәр иткәнчә, аның "Жигули"ен урлаганнар. Ир сүзләренчә, ул эштән өйгә кайткан һәм, ачкычлары кабызу йозагында килеш, гараж янында машинасына калдырган. Беркадәр вакыттан соң ир хатыны белән Бәләбәйгә бару өчен урамга чыга, әмма машина урынында булмый.
Полиция хезмәткәрләре урланган автомобильне 300 метр читтәрәк тапкан. Руль артында 40 яшьлек урындагы исерек кеше булган.
Полиция хезмәткәрләре фаразланган җинаятьчене тоткарлаган. Ул Алексеевка авылында яшәүче, элек хөкем ителгән 40 яшьлек кеше булып чыккан. Тоткарланучы үз гаебен таныган. Ир белдерүенчә, ул машинаны урманга, каен миллеге сындырырга барыр өчен урлаган. Әмма машина ярты юлда сүнгән.
Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: ufa.kp