

Әлеге искиткеч матур бәйрәм 2017 елдан бирле ел саен үткәрелә, һәр бәйрәм күбрәк кунак җәлеп итә һәм Башкортстанның туристлык брендына әверелә бара.
Фестивальдә традицион милли аш-су белән кызыксынучы теләгән һәркем катнаша ала. Программада - милли ризык әзерләү буенча осталык дәресләре, бәйгеләр, милли аш-суны тәкъдим итү һәм тәмләп караулар. Фестиваль җыр, халык биюләре, уеннар, милли уен коралларында уйнау белән үрелгән чын милләтара дуслык бәйрәме булачак.
Бәйрәмгә килүчеләр узган елда урнаштырылган "Бәлеш" арт-объекты фонында фотога төшә алачак. Кунакларны милли ихаталар, тирмәләр каршы ала, шунда ук аларның иң яхшысына бәйге оештырылачак.
Алтынчы тапкыр оештырылучы «БәлешФест» фестиваленең кульминациясе — гигант табада (диаметры 1,5 метр), моның өчен махсус чыгарылган мичтә пешерелгән бәлешне тантаналы рәвештә кисеп, бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларын сыйлау булачак.
Бәйрәмгә рәхим итегез, дуслар!