Санкцияләр басымы илебез тормышының барлык тармакларына да тәэсир итте. Ләкин илебез икътисады мондый сынауларга тиз яраклашты. Импорт күләменең чикләнүе үзебезнең җитештерүчеләргә юл ачты. Күпләр хәзер чит илдә түгел, үзебезнең гаҗәеп табигый матурлыкка ия төбәкләрдә ял итүне өстен күрә.
Ил эчендәге туризмны үстерүдә һәм үзебездә ял итү мөмкинлекләрен арттыруда гомумдәүләт проектлары мөһим роль уйный. “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” юнәлеше, мәсәлән, туристларга хәвефсез һәм сыйфатлы сервис тәэмин итү мәсьәләләрен дә үз эченә ала.
Илдә, республикада әлеге проектның экологик авыл туризмын үстерү юнәлеше “экотуризм” дип атала. Экспертлар фаразлавынча, 2025 елга илдәге туристик сәяхәтләрнең өчтән бер өлеше экотуристлар өлешенә туры киләчәк. Әлеге индустрияне үстерү авыл җирендәге реаль керемне 120 миллиард сумга җиткерергә мөмкинлек бирәчәк, ди алар. Әлеге күрсәткечкә ирешүгә дәүләт ярдәме һәм аграр тармакны санлыга күчерү чаралары уңай йогынты ясаячак.
Халыкның күпләп шәһәрләргә күченеп китүе күзәтелсә дә, авыл тормышына, мохитенә караш-мөнәсәбәтләр үзгәрми. Билгеле, бүгенге авыл моннан 15-20 ел элеккедән шактый аерыла. Үл үзгәрешләр социаль юнәлештәге мәсьәләләрнең тизрәк һәм заманча хәл ителүе белән генә аңлатылмый. Крестьян тормышы барлык уңайлыклары булган шәһәрдәге шартларга якыная. Саф һавалы авылларның һаман да үзенә тартып торуы гаҗәп түгел. Әнә бит, туристларның да авылларга, аңа якын табигать һәйкәлләре белән якыннан танышырга теләве елдан-ел арта. Рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, мәсәлән, 2018 елдан, экотуризмга өстенлек бирүчеләр саны елына уртача 15 процентка арта бара. Аңлаешлырак әйткәндә, экотуризм – ул кеше эшчәнлегеннән зыян күрмәгән табигый урыннарда әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясамаган туризм. Федераль һәм төбәкләр әһәмиятендәге аеруча сакланылучы табигый территорияләр дә шушы исәпкә керә. Әйткәндәй, мондый урыннар илнең гомум мәйданының 12 процентына җитә. Аларның байтагы авылларга якын һәм туристик маршрутларны оештырганда бу сәяхәтләрне тагын да мавыктыргычрак оештырырга ярдәм итә.
“Россельхозбанк” экспертлары фикеренчә, 2025 елга илдә авыл территорияләренә гомум туристлар агымы елына 5 миллион кешегә җитеп, шуның 2 миллионнан артыгын экотуристлар тәшкил итәчәк.
XIV Халыкара “Экология” форумындагы чыгышында банк вәкиле Наталья Худякова Русиянең табигый-климатик, мәдәни-тарихи төрлелеге буенча дөньяда кызыксыну уятучы, үзенә җәлеп иүче илләрнең берсе булуын билгеләде. Экологик туризм һәм кабатланмас саф табигате белән туристларны тартып торучы төбәкләр арасында Башкортстанның да булуы куанычлы. Федераль чиновник бу турыда ассызыклап билгеләде.
– Дәүләтнең экологик туризмны үстерүгә ярдәм итүе, гомумән, әлеге юнәлештәге инфраструктураны яхшыртуга да булышлык итә. Үз продукцияләрен сатуда сәүдә базарындагы тотрыксызлык шартларында әлеге тармак фермерларга да керемнәрен арттыруга этәргеч бирәчәк. Моңардан тыш, экологик туризм авылда өстәмә эш урыннары булдыруга, социаль тотрыклылыкны ныгытуга һәм авыл җиренә эшкә белгечләрне җәлеп итәргә дә ярдәм итәчәк, – ди Наталья Худякова.
Авылда һәм яңа территорияләрдә туризмны үстерү ял итүнең яңа юнәлеше – глэмпингны колачлырак оештыруда драйвер булачак. Глэмпинг табигать кочагында уңайлы шартлар тәэмин ителгән мохиттә яшәүне аңлата. Экотуризмның әлеге перспектив юнәлеше илдә 2016 елда рәсми статус алган иде. Мондый формат шәһәр тормышыннан, ыгы-зыгысыннан арынып, кешеләргә илнең иң матур табигать почмакларында һәм уникаль табигый шартларда уңайлы мохиттә ял итү мөмкинлеген бирәчәк.
Телгә алынган банк экспертларының тикшеренүләренә караганда, якын елларда туристларның 10 проценты нәкъ глэмпингларда ял итүгә өстенлек бирәчәк. Елның беренче кварталы мәгълүматлары буенча, Русиядә 400дән артык шундый объект теркәлгән һәм аларның 60 проценты туристларны ел әйләнәсенә кабул итәргә сәләтле. Глэмпинг индустриясе соңгы ике елда моңа кадәр күрелмәгән тизлек белән үсә башлады. 2025 елда илдә аларның саны 600дән артачак, дип фаразлана. Белгечләр, инфляцияне дә исәпкә алып, туризмның әлеге юнәлешеннән алынган еллык керемнең 7 миллиард сумнан да артачагын билгели.
Белешмә. Башкортстанда якындагы берничә елда глэмпинглар саны 99га җитәргә тиеш. Шул исәптән, мондый объектлар “Торатау” һәм “Янгантау” геопаркларында да оештырылачак. “Инвесторлар өчен мондый проектлар кызыклы һәм без аларга һәрьяклы ярдәм күрсәтергә әзер. Соңгы өч елда республикада туристик инфраструктураны үстерү юнәлешендә системалы эш алып барабыз”, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Быел республикада туристлар санын узган елдагы дәрәҗәдән кимендә 30 процентка арттыру бурычы куелган иде. Җәй башына кадәр Башкортстанга узган елның шушы чорындагыдан 28,6 процентка күбрәк ял итүче килде дә инде. Аерым районнарда яңа глэмпинглар төзелүе, юл буе сервисларын үстерү һәм яңа экскурсия турлары оештырылуы турындагы хәбәрләр дә әлеге индустриянең киләчәге өметле булуын күрсәтә.
Республиканың табигатен юкка гына “икенче Швейцария” дип йөртмиләр. Бездә гасырлар дәвамында үз йөзен, матурлыгын саклап калган табигать һәйкәлләре дә бихисап. Аларның байтагы федераль дәрәҗәдәге тыюлыкларда урнашкан. Һәм мондый урыннарга яңа туристик маршрутлар оештыру максатында федераль казнадан акча бүленүе дә мәртәбә булып тора. Әйткәндәй, шушы максатлар өчен федераль казнадан 258,6 миллион сум акча бүленде. Тагын да 390 миллион сум республика бюджетыннан һәм инвесторлар тарафыннан финансланачак. Яңа глэмпинглар Белорет, Зианчура Иглин, Илеш, Нуриман, Стәрлетамак, Туймазы, Чишмә һәм Шаран районнарында барлыкка киләчәк. Ә Әбҗәлил, Белорет, Гафури һәм Караидел районнарында урнашканнарын тагын да зурайту һәм уңайлаштыру күз уңында тотыла.
Күптән түгел Благовещен янында урнашкан “Полиэф” предприятиесендә экология тармагында сәнәгать туризмы компетенциясе буенча беренче федераль үзәк төзеләчәге турында хәбәр ителде. Аның төп максаты – экологик мәдәниятне күтәрүгә юнәлтелгән төрле проектларны тормышка ашыру, сәнәгать предприятиеләренә һөнәри юнәлеш бирү системасы булдыру.
– Гомумдәүләт проектлары арасында без бу башлангычка мөһим игътибар бирәбез, – ди Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Беспрозванных. – Илдә нефть химиясе тармагы флагманы булган “СИБУР холдингы”на караучы “Полиэф” җәмгыятендә экология белән бәйле яңалык-тәҗрибәләр ил дәрәҗәсендә игътибарга лаек. Биредә экологик проектлар уңышлы тормышка ашырыла. Экспертларның Башкортстанда илдә беренче шундый үзәк оештырырга тәкъдим итүе экологик технологияләр һәм хәвефсезлек мәсьәләләре буенча биредә эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуы турында сөйли.
– Башкортстанда гомумдәүләт проекты кысаларында сәнәгать туризмы яңа үсеш юлында. Ул – безнең өчен перспектив юнәлеш. Шуңа күрә максатларыбыз да зур. Шуны да яхшы аңларга кирәк: сәнәгать туризмы – ул мәктәп укучылары һәм яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү өчен дә ышанычлы юнәлеш. Ул безгә предприятиеләргә белгечләрне җәлеп итәргә дә мөмкинлек бирәчәк, – ди республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Олег Төхвәтуллин.