+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
28 август 2023, 12:00

Әфарин, Вадим!

Сәләтле буын үсә!

Әфарин, Вадим!Әфарин, Вадим!
Әфарин, Вадим!

Бүгенге атналык оператив киңәшмәдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Республика инженерлык интернат-лицее укучысы Вадим Харисовка Башкортстан Башлыгы рәхмәтен таршырды.

Быел июльдә Вадим Харисов Русия җыелма командасы составында химия буенча 55нче Халыкара олимпиаданың алтын медален яулады. Ул Цюрихта (Швейцария) дөньяның 90 иленнән килгән мәктәп укучылары бәйгесендә барысын да узды. Әйтергә кирәк, Башкортстан вәкиле абруйлы фәнни ярышта соңгы 20 ел эчендә беренче тапкыр җиңү яулады.

Шулай ук Радий Хәбиров республика инженерлык лицее-интернатының химия укытучысына Башкортстанның Мактау грамотасын тапшырды. Республика Башлыгы бу остазның Беренче укытучыга һәйкәл булдыру турындагы башлангычын хуплады һәм бу мәсьәләне карауны Мәгариф министрлыгына йөкләде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас