+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
29 август 2023, 13:14

«Аек авыл» конкурсы шартларына үзгәрешләр кертелә

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә узган утырыш кысаларында «Аек авыл» республика конкурсын үткәрү тәртибен актуальләштерү мәсьәләсе каралды. Быелдан 1 сентябрьдә старт алачак конкурсның сайлап алу этабы берничә үзгәреш кичерәчәк.

«Аек авыл» конкурсы шартларына үзгәрешләр кертелә«Аек авыл» конкурсы шартларына үзгәрешләр кертелә
«Аек авыл» конкурсы шартларына үзгәрешләр кертелә

- Узган елда Башкортстан “Айныклык рейтингы”нда Идел буе федераль округында лидер булды һәм гомумфедераль рейтингта 22дән 16нчы урынга күтәрелде. Республика Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән «Аек авыл» конкурсының приз фонды 2020 елдагы 1,5 миллион сумнан хәзер 40 миллион сумга кадәр арттырылды, - дип белдерде Андрей Назаров.

Конкурсның приз фонды быел шундый ук калачак, ләкин «Аек авыл»ны уздыру тәртибе үзгәрә. Үзгәрешләр турында гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова тулырак сөйләде.

Төп үзгәрешләрнең берсе буларак, министр бер торак пунктка бер тапкыр гына тавыш бирү мөмкинлеген әйтте. Конкурста призлы урыннар алган авылларга ярышларда кабат катнашырга рөхсәт ителми.

Моннан тыш, бу елның 1 августыннан 2024 елның 30 апреленә кадәр ике этапта узачак конкурс чаралары графигы үзгәрә:
I этап (муниципаль) - бу елның 1 августыннан 30 ноябренә кадәр Башкортстанның муниципаль районнарының торак пунктлары арасында уздырыла;
II этап (республика) - бу елның 1 декабреннән 2024 елның 30 апреленә кадәр, муниципаль этапта җиңүчеләр - торак пунктлар арасында үткәрелә.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас