+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
3 сентябрь 2023, 07:30

100 ел виноград үстерәбез!

Русиядә бу татлы җиләкне үстерү һәм селекцияләү буенча иң төньяк плантациясе Кушнаренкода урнашкан.

Район хакимияте башлыгы Марат Латыйпов бу хакта мондый фикердә:

- Кушнаренконы төньяк климатик шартларда виноград үстерү үзәге дип атарга тулы хокугыбыз бар. Чөнки нәкъ бездә аның 8 сорты эшләнгән. Атаклы селекционер Лидия Стреляева нәкъ безнең төбәктә Кушнаренко виноградын бөтен дөньяга таныткан. Бу вакыйганы без сигез ел инде "Виноградная лоза" бәйрәме белән билгеләп үтәбез. Быел да ул районда гөрләп узды. Киләчәктә төбәккә туристларны җәлеп итү буенча бу юнәлештә дә эшләр күзаллана.

Бәйрәмнең мактаулы кунаклары - Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, «Газпром межрегионгаз Уфа» җәмгыяте генеральный директоры Альберт Локманов һәм «Базы» җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Соколов булды.

Бу көнне Кушнаренко районы халкы һәм кунаклары авыл хакимиятләре һәм мәгариф оешмалары оештырган декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәләренә сокланды, Кушнаренко халкы үстергән виноградның төрле сортларын, өй шәрабларын һәм виноград ботагы рәвешендә бизәлгән төрле ризыкларны татып карый алды. Шулай ук теләгән һәркем виноград, алма, груша, төрле үсентеләр һәм башка күп нәрсәләр сатып ала алды.

Район мәдәният йорты артистлары һәм үзешчән коллективлар тамашачыларны концерт номерлары белән сөендерде.

Карача-Елга авылы хакимияте башлыгы Марс Тимерханов фикеренчә, көньякта гына үсә дип исәпләнгән җиләк безнең авылларда да бакча җиләгенә әверелгән:

- Башта кызык өчен генә, хәзер тулыканлы бакча кунагы буларак үстерә күпләр Кушнаренко виноградын. Безнең өчен ул, беренче чиратта, туган төбәгебезне дөньяга танытучы бренд. 

Бу бәйрәм Кушнаренко районы халкы өчен шулкадәр халыкчан һәм яраткан бәйрәмгә әверелде ки, аны Башкортстан Республикасының вакыйгалар чаралары календаренә кертү турында карар кабул ителде.

- Хәзер без аны зуррак күләмдә үткәрәчәкбез һәм Кушнаренко һәм районара виноград бәйрәмен мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен өчен, республикабызның башка районнарыннан кунаклар чакырачакбыз, - диде район хакимияте башлыгы Марат Латыйпов.

Кушнаренко винограды республика бренды булачак әле. Менә күрерсез!

#Кушнаренко #Кушнаренко Районы #МаратЛатыпов




Автор:Резида Валитова
Читайте нас