

470 метр озынлыктагы 4 полосалы күпер салуны сентябрьнең беренче ункөнлегендә төгәлләү планлаштырыла.
- Бүгенге көндә төзүчеләр тоннельдә юл эшләрен тәмамлый. Биредә корыч һәм тимер-бетон конструкцияләрне буяу, инженерлык коммуникацияләрен һәм түшәмне монтажлау буенча эшләр алып барыла, - ди Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
Эшкә 335 кеше һәм 212 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Сентябрь башына 45 мең тонна асфальт җәелгән. Бу гомум күләмнең 31 процентын тәшкил итә.
Гомумән алганда, "Көнчыгыш капка"ның гомум техник әзерлеге 75 проценттан артык.
Фото: pravitelstvorb.ru