+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
11 сентябрь 2023, 12:30

"Әйдә уйнарга" фестиваленә рәхим итегез!

14-17 сентябрьдә Уфаның Совет мәйданында беренче тапкыр «Әйдә уйнарга» Бөтенрусия уеннар фестивале узачак.

"Әйдә уйнарга" фестиваленә рәхим итегез!"Әйдә уйнарга" фестиваленә рәхим итегез!
"Әйдә уйнарга" фестиваленә рәхим итегез!

Бүген "Башинформ" агентлыгында моңа кагылышлы матбугат конференциясе үтте. Журналистларның сорауларына республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев, гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова, мәгариф министры Әминә Шәфыйкова һәм башкалар катнашты.

"Уеннан мөһимрәк: Русия уеннарының роле, әһәмияте һәм үсеш ноктасы" дип аталган пленар утырыш фестивальнең төп вакыйгасы булачак. Әлеге чара кысаларында без үзара файдалы хезмәттәшлек, алга таба багланышлар, шул исәптән инвестицион мәсьәләләр буенча фикер алышуны планлаштырабыз. Әлбәттә, без фестиваль географиясен мөмкин кадәр киңәйтергә, шулай ук федераль кунаклар чакырырга тырыштык. Чарада Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Русия Балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе, Русиянең Мәгариф министрлыгы вәкилләре катнашачак. Үзләренең тәҗрибәсе турында Киров өлкәсеннән "Яз", Октябрьский шәһәреннән "Альтернатива" эре предприятиеләре җитәкчеләре дә сөйләячәк. Шулай ук Мәскәү өлкәсеннән үстерүче уеннарны һәм механик башваткычларны уйлап табучы Владимир Красноухов белән очрашу планлаштырыла, - диде Александр Шельдяев.

Ленара Иванова чыгышында мөмкинлекләре чикле балалар өчен төрле мастер-класслар, авыр сөйләшкән балаларга ничек ярдәм итәргә, аларның әти-әниләре белән аралашу да планлаштырылуын әйтте.

Дустанә илләр уенчыклары җитештерүчеләрнең килүе көтелә, алар үз тәҗрибәләре белән уенчыклар индустриясендә уртаклашачак. Билгеле булуынча, Башкортстанда 8 оешма уенчык җитештерү белән шөгыльләнә.

Исегезгә төшерәбез, бу уеннар һәм уенчыклар дөньясында масштаблы вакыйга, ул бөтен Русиядән уеннар, уенчыклар, иҗат өчен товарлар, балалар өчен яңа туган һәм кече, визуаль анимацион контент товарлары җитештерүчеләргә һәм тәэмин итүчеләргә, шулай ук күпләп-ваклап сату, дистрибьюторлар, һөнәр осталарына тәҗрибә алмашу һәм балалар товарлары индустриясен үстерү өчен яңа мөмкинлекләр табу мөмкинлеген бирәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас