+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
15 сентябрь 2023, 03:57

Урман – җир йөзендәге оҗмах

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен каршылап.

Урман – җир йөзендәге оҗмахУрман – җир йөзендәге оҗмах
Урман – җир йөзендәге оҗмах

Рәүф Гафаров җитәкчелек иткән “Караидел урман хуҗалыгы” предприятиесе уңганнары аны саклау буенча максатлы эш алып бара.

Күпсанлы бүләкләргә, Мактау грамоталарына лаек булган, гаиләсе белән соклангыч гомер кичерүче Рәүф Гафаров җитәкчелек иткән “Караидел урман хуҗалыгы” предприятиесе хезмәткәрләренең тырышлыгына тирә-якта сокланмаган кеше юктыр. Озак еллар аңа җитәкчелек итү дәверендә чын-чыннан бердәм, тату коллектив булдыруга ирешкән ул.

– Безнең максат – тирә-якны яшелләндерү, урман запасын арттыру, кешеләрдә табигатькә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү – ди кечкенәдән табигатьнең киләчәгенә битараф булмаган хәстәрлекле җитәкче Рәүф Нигъмәтулла улы. – Хәзерге вакытта безнең предприятиедә 30 кеше эшли. Һәркем күңел җылысын биреп хезмәт сала. Форсаттан файдаланып, “Кызыл таң” гәзите аша барлык хезмәттәшләремне дә һөнәри бәйрәмебез белән котлап, эшләрендә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телисем килә.

Предприятиедә елның-елында шактый зур мәйданда яшь үсентеләр утыртыла. Быелгы ел да искәрмә түгел. Шулай ук корыган һәм авыру агачларны кисү, чүп-чардан арындыру һәм башка төрле күләмле эшләр башкарыла, янгыннан саклау чаралары үткәрелә.

Шунысы куанычлы: хезмәткәрләрнең тырышлыгы, уяулыгы, янгыннарга каршы төрле чаралар үткәрелүе нәтиҗәсендә бу төбәктә, байтак еллар янгыннарга юл куелмый. Монда инде урындагы җитәкчеләргә, авыл кешеләренә дә рәхмәтле Рәүф Нигъмәтулла улы. Чөнки 235 мең гектар мәйданны предприятиедә хезмәт салучы 30 кеше генә саклап калалмас иде.

Биредә хезмәткәрләр тарафыннан чишмәләрне төзекләндерү, ылыслы агач күркәләре җыеп, орлык хәстәрләү, шулай ук яшь үсентеләрне тәрбияләү, корылык шартларында саклап калу юнәлешендә дә байтак эш башкарыла. Моннан тыш, питомникларда ылыслы һәм яфраклы агач үсентеләре үстерелә.
Мәгълүм булуынча, Караиделне табигать шартлары беркайчан да иркәләми: кыш башка төбәкләргә караганда салкынрак була, яз – соңрак, көз иртәрәк килә.

– Табигатьнең кырыслыгы безгә, урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә дә, йогынты ясамый калмый, – дип сүзен дәвам итә Рәүф Гафаров. – Кыш зәмһәрир суыклары белән куркытса да, һәр елны яхшы гына кышлыйбыз. Моңа, әлбәттә, көздән яхшы әзерләнүебез булышлык итә.

Коллективта һәрвакыт иҗади рух булсын, ул яңа үрләр яуларга омтылсын, һөнәри осталык артсын өчен байтак эшләр башкарыла.

Гомумән, соңгы елларда “Караидел урман хуҗалыгы”нда байтак үзгәрешләр күзәтелә. Алар технологик шартларга да, җитештерү процессларына да, продукция ассортиментына да кагыла.

– Базар шартларына яраклашып, продукция җитештерү эшчәнлеген дә киң җәелдердек, – ди булдыклы җитәкче. – Югары сыйфатлы бура, борыс, идән һәм түшәм такталары һәм башка әйберләр эшләп, сатуга чыгарабыз.

Шуны әйтергә кирәк: предприятие товарларын бик күп төбәкләрдән килеп, зур теләк белән сатып алалар. Бу монда җитештерелгән югары сыйфатлы эшләнмәләргә ихтыяҗ һәрвакыт зур икәнлеге турында сөйли. Предприятие тирә-яктагы байтак оешма, учреждениеләр белән тыгыз элемтәдә тора, актив хезмәттәшлек итә.

Болар барысы да предприятиегә көндәшлек шартларында үз позицияләрен саклап калырга һәм системаны булдырганда ук билгеләнгән төп бурычларын лаеклы үтәргә ярдәм итә.

Урман – җир өстендәге оҗмах. Аны кадерләп саклау һәркемнең изге бурычы, дигән максат белән эшли предприятие хезмәткәрләре. Карагайлары күккә ашкан хозур табигатьле бу төбәк урманчыларына киләчәктә дә хезмәт уңышлары, сәламәтлек, шатлык-куанычлар юлдаш булсын!

Әхнәф ӘМИНЕВ.

Караидел районы.
Фотолар предприятие архивыннан алынды.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас