

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры үзенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә Аскын районында туган, үзенең сугышчан иптәше, дусты, кече лейтенант Ринат Фәхрисламовның һәлак булуы турында болай яза:
"Без Ринат белән озак вакытлар Эчке эшләр министрлыгының ОМОН органнарында бергә хезмәт иттек, Чечня кампаниясендә катнаштык, һәрвакыт элемтәдә булдык", - ди ул.
Ирек Сәгыйтов сүзләренчә, Ринат Фәхрисламов узган елның июнендә Шәйморатов исемендәге беренче батальон составында СВО зонасына киткән. Анда ул взвод командиры булган.
Вице-премьер билгеләп үткәнчә, август аенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ринат Фәхрисламовка генерал Шәйморатов медален тапшырган. Шулай ук ул үлгәннән соң да дәүләт бүләкләре - Батырлык һәм Шәйморатов орденнарына тәкъдим ителгән.
Ринат Фәхрисламовның барлык якыннарының авыр кайгысын тагын бер кат уртаклашабыз.