+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
16 сентябрь 2023, 15:13

Бөре шәһәренә - 360 яшь!

Иртәгә, 17 сентябрьдә инде күптән көтелгән вакыйга – Бөредә шәһәр көне булачак! Бәйрәмгә якынлашкан саен, программа да баеганнан байый.

Бөре шәһәренә - 360 яшь!Бөре шәһәренә - 360 яшь!
Бөре шәһәренә - 360 яшь!

Иң якты чараларның берсе "360ка борылыш" тарихи тамашасы булачак, 14:00 сәгатьтән Бөре шәһәре мәйданында зур театрлаштырылган тамаша башланачак, ул һәр кунакны төрле еллар атмосферасына чумдырачак. Ленин скверында бу вакытта "Балачак шәһәре" балалар концерт программасы узачак.

Бәйрәмдә музей территориясендә 360 еллык юбилей көнендә "Бөренең 400 еллыгында - киләчәк буыннарга" дигән вакыт капсуласы тантаналы рәвештә урнаштырылачак.

Спартак стадионында һәм Мәдәният йорты янында төрле спорт чаралары узачак. Шәһәр музейларында барлык теләүчеләр өчен ишекләр ачылачак. Программа зур бәйрәм концерты белән тәмамлана. Һәркем матур чыгышлар белән ләззәтләнә һәм гүзәл музыка дөньясына чума алачак.

Бөре шәһәренә - 360 яшь!
Бөре шәһәренә - 360 яшь!
Бөре шәһәренә - 360 яшь!
Бөре шәһәренә - 360 яшь!
Бөре шәһәренә - 360 яшь!
Бөре шәһәренә - 360 яшь!
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас