+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
16 сентябрь 2023, 09:30

Монда Шүлгән улы Сакмар да бар

Уфа студенты "Әйдә уйнарга" фестиваленә башкорт эпослары геройлары белән өстәл уеннары алып килгән.

Монда Шүлгән улы Сакмар да барМонда Шүлгән улы Сакмар да бар
Монда Шүлгән улы Сакмар да бар

Уфа технология һәм дизайн колледжының дүртенче курс студенты Артем Шахов «Әйда уйнарга» Бөтенрусия уеннар фестиваленә өстәл уеннары алып килгән, ул аларны инде өч ел эшли. Бу «Баттлблокс» һәм «Трикс» уеннары, аларда бу фестиваль өчен махсус әзерләнгән башкорт сыннары да бар.

"Баттлблокс" - ул бик күп кәртләрдәнн торган уен, аларның һәрберсе уникаль. Монда һәр кәртнең кызыклы эффектлары бар һәм, бу эффектларның комбинацияләрен кулланып, уенчыга җиңәргә, ягъни кәртсез калырга кирәк. Аның моны ничек эшләве үзенннән генә, бераз бәхет елмаюдан да тора, — дип сөйли Артем. - Уенны дүрт кеше уйный ала, ул төрле яшьтәгеләр өчен.

"Трикс" уены бик күп халыкларның сугышлары турында. Һәр халыкның үз уникаль тотемы бар. Бу ике төрле комплектны җыю, аларның һәрберсенең үз тотемы бар һәм аларны бер пакетка тоташтырудан тора.

Артем әйтүенчә, фестиваль өчен ул батырлар сыннары җыелмасы әзерләгән, алар арасында Шүлгән улы Сакмар, Урал батыр, Акбузат кебек персонажлар бар…

Исегезгә төшерәбез, 14-17 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән Уфада «Әйда уйнарга» беренче Бөтенрусия уеннар фестивале бара. Чараны Башкортстан Хөкүмәте һәм балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе оештырды.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас