

"Әйдә уйнарга" фестивале тәмамланды. Минемчә, ул бик уңышлы булды. 250 меңнән артык кеше һәм республика кунаклары, нигездә, балалар, безнең уенчыклар фестивале мәйданчыкларында булды.
Безгә, Уфага, Русия уенчыкларын җитештерүчеләрнең140тан артык вәкиле килде. Алар 4 көн буе безнең балалар белән шөгыльләнде, интерактив мәйданчыклар оештырдылар, спектакльләр күрсәттеләр. "Союзмультфильм", мәсәлән, кызларны һәм малайларны персонажлар рәсеме ясарга һәм анимациягә өйрәтте. Ә республика китапханәсе начар күрүчеләр өчен эшләнмәләр тәкъдир итте.
Минемчә, иң мөһиме, без 4 көн эчендә балаларыбызга иң якты хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф бүләк иттек", - дип язды бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Фото: ufimnivy.ru