+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
18 сентябрь 2023, 10:49

Уфага 9 зубр кайтарылачак

Бу хакта табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов белдерде.

Уфага 9 зубр кайтарылачакУфага 9 зубр кайтарылачак
Уфага 9 зубр кайтарылачак

Хәзерге вакытта «Морадым тарлавыгы» табигый паркында 9 зубр яши, аларны май аенда Белоруссиядән Башкортстанга алып килгәннәр. Парк кыргый хайваннарны урнаштыру өчен сайланган, чөнки аның территориясе урманнарга бай һәм дәүләт саклавында тора. Моннан тыш, зубрлар елның салкын вакытында азык белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов атна саен уза торган оператив киңәшмәдә белдерде.

Агымдагы елның 30 ноябренә кадәр Башкортстанга Белоруссиядән тагын 9 зубр кайтару планлаштырыла. Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге җирләрнең сыйфатын һәм азык сыйдырышлылыгын билгеләячәк, бу парк территориясендә урындагы флора һәм фаунага зыян китермичә сыйдыра алырлык хайваннар санын исәпләргә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас