+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
18 сентябрь 2023, 21:58

"Әйдә уйнарга!" федераль дәрәҗәгә чыга!

Уфада гөрләп узган "Әйдә уйнарга!" фестиваленә федераль статус бирергә тәкъдим ителде.

"Әйдә уйнарга!" федераль дәрәҗәгә чыга!
"Әйдә уйнарга!" федераль дәрәҗәгә чыга!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында Русия мәгариф министры Сергей Кравцов үткәргән киңәшмәдә катнашты. Чарада катнашучылар төбәктә “Мәгариф” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру, республикада мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү планнары, шул исәптән концессия килешүләре нигезендә фикер алышты.

Төбәк җитәкчесе хәбәр иткәнчә, барлык эшләр расланган график буенча башкарыла, объектлар вакытында файдалануга тапшырылачак.

- Бик яхшы! Башкортостан – Русия төбәкләре өчен яхшы үрнәк, - дип йомгаклады Сергей Кравцов.

Министр шулай ук 14-17 сентябрьдә Уфада узган "Әйдә уйнарга!" фестиваленең оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.

- Без 4 көн эчендә фестивальгә 250 меңнән артык кунак килер дип көтмәгән идек. Биредә үз продукциясен 140тан артык товар җитештерүче тәкъдим итте. Киләсе елда без шулай ук ватаныбызның әкият һәм мультипликация персонажлары парады оештырырга планлаштырабыз, – диде Радий Хәбиров.

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов "Әйдә уйнарга!" фестиваленә федераль статус бирергә тәкъдим итте.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: