

Бакалы районында кичә кич белән бер гаиләдә бәхетсезлек булган. Бакалы - Туймазы юлы уза торган күпердә 2006 елда туган үсмернең үле гәүдәсен тапканнар. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул тормыштан үз теләге белән киткән.
Үсмер гадәти гаиләдә тәрбияләнгән. Гаиләне уңай яктан гына билгелиләр. Интернетта укучының музыкаль конкурсларда, математикадан олимпиадада катнашуы турында мәгълүмат бар. Синтезорда яхшы уйнаган.
Хәзер бу фаҗиганең сәбәпләрен һәм хәл-шартларын хокук саклаучылар тикшерә.
Фото: vk.com/incident02