Быел икенче тапкыр гына үткәрелүенә карамастан, кабак фестивале популярлык яулый. Былтыр анда 500 тирәсе кеше катнашса, быел исә ул тагын да киңрәк колач алды. Әлбәттә, фестивальнең шулай зурлап үткәрелүенә сокланмый мөмкин түгел, шул ук вакытта ул үтәгәнлеләрнең бердәмлеген, тырышлыгын да ачык чагылдыра. Хәтта һава торышы да аларның изге башлангычын хуплап, күркәм эшләрен мактап, кояшлы көне белән сөендерде.
Искиткеч күркәм табигать кочагында, ямьле Агыйдел елгасы ярында урнашкан Үтәгән авылында элек-электән авыл халкы җир эшкәртеп, иген үстереп, бакчачылык белән шөгыльләнеп көн күргән. Колхозларның көчле чагында биредә яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары гөрләп торган. Шул ук вакытта бәләкәй генә авыл язучы һәм әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Роберт Баемов, Башкортстанның халык артисты Әхәт Хөсәенов, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның халык язучысы Гайса Хөсәенов кебек күренекле шәхесләрнең туган төяге дә. Хатын-кызлар арасында тәүге Социалистик Хезмәт Герое Банат Батырова да шушы авылга кияүгә чыгып, колхозда эшли, шикәр чөгендере үстерүне тәүгеләрдән булып башлый. Шуңа авыл хезмәткәрләренең данлыклы традицияләрен дәвам итеп һәм республика Башлыгы Радий Хәбировның “Һәр төбәкнең үз фестивале булырга тиеш”, дигән сүзләрен исәпкә алып, үтәгәнлеләр "Кабак фестивале" үткәрә.
Барлык авыл халкын берләштерүче бәйрәм үткәрү идеясе 2019 елда барлыкка килә. Авыл старостасы Дилара Кудайгулова һәм шушы авылда туып-үскән, бүген Уфа шәһәрендә яшәүче һәм “Китап” нәшриятында эшләүче Айрат Искәндәровның башлангычын авыл халкы ихлас күтәреп ала. Бүген инде бу чара район бренды буларак игълан ителеп, авыл һәм район халкын гына түгел, республикабызның төрле төбәкләрендә яшәүчеләрне дә үзенә җыйды.
Бәйрәмгә җыелучылар һәм мәртәбәле кунаклар - район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, эшкуарлык һәм туризм министры урынбасары Азамат Галин, Русия Федерациясенең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Уфа дәүләт опера һәм балет театры солисты Җәмил Әбделманов, Башкортстанның атказанган укытучысы, Салават Юлаев ордены кавалеры Фәнзил Санъяров, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Тимергали Уразгулов, Юлия Краснова, Рәмзия Кәримова тәү чиратта авыл халкы тарафыннан әзерләнгән күргәзмәләр белән танышып чыкты.
Идел, Банат Батырова, Мәктәп, Салават Юлаев, Мәҗит Гафури һәм Әхмәт Әсфәндияров урамнарында яшәүчеләр аңа җитди әзерләнгән иде. Мәчет янындагы күркәм мәйданчыкта үз өстәлләрен корып, алар бакчаларында үстерелгән төрле сортлы, төрле зурлыктагы кабакларын, аннан пешерелгән ризыкларны тәкъдим итте һәм үз урамнарының тарихы белән таныштырды.
Быел бәйрәм патриотик юнәлеш алып, тәү чиратта, кече ватанга сөю тәрбияләү һәм махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм күрсәтү максатын күз уңында тотты. Моны чыгыш ясаучыларның һәммәсе билгеләп узды. Яңа Кыешкы авыл биләмәсе башлыгы Фидан Миңнегалиев билгеләвенчә, авыл биләмәсенә караучы 7 авылдан 30 ир-егет бүген Ватан сагында – махсус хәрби операциядә катнашып, җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә. Шуларның берсе – урындагы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, әлеге чараның иганәчесе Радик Йөзлекбаев. Ул өлешчә мобилизация игълан ителү белән Туган ил сагына басты. Бер ай элек якташыбыз Батырлык ордены белән бүләкләнде. Авыл старостасы Дилара Кудайгулова билгеләвенчә, күптән түгел кыска вакытлы ялга кайтканда ул, әлеге бәйрәмне һичшиксез үткәрегез, дип, үзеннән зур ярдәм күрсәткән.
Авыл халкы махсус хәрби операциядәге якташларын ярдәменнән ташламый. Даими рәвештә биредә хәйрия акцияләре оештырылып тора. Шәмнәр ясап, җылы киемнәр бәйләп, ризыклар әзерләп һәм солдатлар өчен башка кирәк-яракларны даими рәвештә гуманитар йөк белән озатып торалар. Әйткәндәй, әлеге фестивальдән кергән акчалар да махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм буларак тотынылачак.
Кабактан нинди генә ризыклар тәкъдим ителмәде бу көнне: кайнатма, сут, ботка, кыстыбый, коймак, манты, өчпочмак, кабак чәе, мармелад... Ул гына да түгел, быелгы бәйрәмгә Минзәлә Сөләйманова һәм Дилбәр Баталова хәтта кабак икмәге пешергәннәр. Төрле урам вәкилләре зур кабак үстерүдә генә түгел, аннан төрле ризыклар әзерләү буенча да бер-берсен узышып әзерләнгән.
Ә инде иң зур кабак быел Әсләм Хөсәеновның бакчасында үскән. 33 килограм авырлыктагы яшелчәне үстерү өчен аңа, үзе әйтүенчә, бик күп көч салырга һәм сабый урынына тәрбияләргә туры килгән. 32 килограммлы кабакны Гәүһәр апа Моталлапова үстергән, ә өченче урын Айрат Искәндәровта, үзе Уфада яшәсә дә, авылдагы бакчасында кабаклары тәгәрәшеп үскән, шуларның иң зурысы 28 килограммга җиткән.
Фестиваль чикләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә оештырылды. Анда, авыл һәм район кешеләреннән тыш, республикабызның башка төбәкләреннән дә катнашучылар күп булды. Шул ук вакытта һәрберсе махсус хәрби операциядәге ир-егетәргә ярдәм йөзеннән үз өлешен кертте.
“Кабак-фест” быел да югары дәрәҗәдә узды. Анда авылның һәрбер кешесе катнашты. Ә күпме кунаклар җыелды! Иң зур кабак үстерүчеләр, әлеге бәйрәмне оештыручылар, анда актив катнашучылар, иганәчеләрнең һәммәсе район һәм авыл биләмәсе хакимиятләренең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән зур концерт аңа тагын да ямь өстәде.
Күмәк көч белән оештырылган чараның җимеше дә бик татлы килеп чыкты. Иң мөһиме - мондый бәйрәмнәр динебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, халыкны берләштерү максатын да күз уңында тота. Район бренды буларак, “Кабак-фест” киләсе елларда да үткәрелеп, озын гомерле булсын иде!
Фото: Эльвира Ямалетдинова.