

Башкортстанга җәйге экспедиция кысаларында Санкт-Петербург университеты галимнәре Тура-хáн һәм Хөсәен-бәк мавзолейларында очрый торган лишайникларны өйрәнде. Петербург лихенологларының эш нәтиҗәләре табылдыкларга аларның беренчел күренешен кайтарырга ярдәм итәчәк.
Башкортстанның Чишмә районында урта гасырлардагы тарихи объектларга биологик факторларның йогынтысын тикшерү һәм өйрәнү Евразия күчмә цивилизацияләр музеен төзү кысаларында үткәрелде. Проектның беренче этапларыннан берсе Петербург лихенологлары (мүкләр буенча белгечләр) тарафыннан мавзолейны өйрәнү булды.
"Кыр һәм беренчел камераль тикшеренүләр нәтиҗәсендә безнең зур булмаган төркем тарафыннан 32 таксон лишайник ачыкланды. Үзенчәлекле лишайникларның күпчелеге Русия территориясендә киң таралган", - дип ачыклык кертте Башкортстанда кыр тикшеренүләрен үткәргән СПбДУ ботаниклары кафедрасы магистры Агата Родионова.