

Стратегик сессиянең төп максаты - төрле тармаклардагы белгечләрнең төркем эше аша социаль өлкә юнәлешләрен үстерүдә яңа идеяләр һәм алымнар эшләү.
Дүрт көн эчендә «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Эш һәм бизнес өчен мөмкинлекләр», «Һәркем өчен уңайлы мохит», «Социаль хезмәт һәм социаль ярдәм күрсәтү», «Мәдәният һәм яшьләр сәясәте» стратегик юнәлешләре буенча 6 команда республиканың социаль даирәсенең агымдагы торышына анализ ясады, төп проблемалы зоналарны ачыклады һәм ярдәм итү инструментларын билгеләде.
- Мондый катлаулы интеллектуаль эшкә максималь катнашыгыз өчен сезгә - хезмәттәшләргә һәм экспертларга зур рәхмәт. Бу эшчәнлекнең иң мөһиме - без гражданнарыбыз, халкыбыз өчен эшлибез. Стратегик документ төзү - бу зур юлның беренче адымы гына. Безнең максатыбыз - туган Башкортстанны яшәү, ял итү һәм бизнес алып бару өчен уңайлырак төбәк ясарга, - дип аңлатма бирде Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин.
Стратегик сессиядә катнашучылар тарафыннан яңа заман проблемаларына җавап бирә торган, гражданнарның тормышын уңайлырак ясаучы, сыйфатлырак һәм яхшырак итүче 30 тирәсе инициатива тәкъдим ителде. Алар яңа идеяләрне һәм карарларны Башкортстан Башлыгы каршында яклаячак.
Фото: Евразия фәнни-белем бирү үзәге матбугат хезмәте