

Илеш районы авылларының социаль йөзе күзгә күренеп яхшыра. Район халкы иртәгәсе көн хәстәрлекләре белән яши. Моны районга эш сәфәре белән килгәч, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та ассызыклаган иде. Әйтергә кирәк, Илеш районы – аграр төбәк, узган ел йомгаклары буенча ул бөртекле культуралар җитештерүдә республикада – өченче, сөт җитештерү буенча икенче урынга чыкты. Бүген без Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин белән халыкның социаль-көнкүрешен, яшәү сыйфатын яхшырту буенча анык эшләр турында сөйләшәбез.
– Илеш районы – ныклы, яхшы традицияләрен саклаучы, һәр өлкәдә үсешкә юнәлеш тоткан төбәк. Илдар Иршатович, белүебезчә, һәр уңай үзгәрешкә, нәтиҗәлелеккә анык максат куеп һәм тынгысыз эш белән ирешелә. Сүзне социаль өлкәдәге позитив динамиканың асылыннан, үзенчәлекләреннән башлыйк әле.
– Хәтерегездәдер, Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасына рәсми рәвештә керешкәндә Радий Фәрит улы Хәбиров: “Безнең республикада 4 миллион 51 мең кеше яши, аларның һәрберсенең үз проблемалары бар. Без аларны эзмә-эзлекле һәм нәтиҗәле итеп чишәчәкбез. Бүген мин 2025 елга кадәр республиканың социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турында Указга кул куячакмын”, – дигән иде.
Шулай итеп, Русия Президентының май указларының дәвамы буларак, Башкортстанның “сентябрь Указы” кабул ителде. Анда федераль дәрәҗәдә башланган эшләр конкретлаштырылды. Ул республикада яшәүче һәр кешенең тормышын яхшыртуга юнәлтелгән, Указ безнең барыбызга да кагыла. Аны үзебезнең Юл картасы – эш программасы буларак кабул иттек. Аңа нигезләнеп без һәрбер хәл ителмәгән мәсьәләгә, һәр объектка барып җитәргә тырышырбыз.
– Билгеле булуынча, Башкортстанда байтак федераль һәм республика социаль программалары гамәлгә керде. Аерым район мисалында аларның анык нәтиҗәсе, халык яшәешенә уңай тәэсире нәрсәдә күренә?
– Гади генә әйткәндә, федераль һәм республика дәрәҗәсендәге программалар барысы бергә – яхшы юллар булдыруны, демографияне яхшыртуны, фельдшер-акушерлык пунктларын төзү һәм төзекләндерүне, гомумән, инфраструктураны яңартуны күздә тота. Без ул программаларда актив катнашабыз. Әлеге программаларда катнашу – районда яңа объект яисә җитештерү куәтләре төзү, элеккесен яңарту дигән сүз. Соңгы биш елда Башкортстанда, аеруча социаль өлкәгә игътибар артты, кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту юнәлешендә күп эш башкарыла. Моны авыл тормышындагы аерым сәхифә, тормыш сыйфатын яхшыртуның яңа этабы дип тә әйтергә мөмкин.
Төрле дәрәҗәдәге дистәләрчә программаларга, димәк, акча чыганагына нигезләнеп, яңа социаль-көнкүреш объектлары төзибез, ремонтлыйбыз. Шундый чыганакларның берсе – “Урындагы башлангычларга ярдәм программасы” (ППМИ) – халыкның актив катнашлыгында иң кискен социаль проблемаларны оператив рәвештә ачыклау һәм нәтиҗәле хәл итү мөмкинлеге бирә торган механизм. Ә авылда хәл итүне көткән мәсьәләләр җитәрлек. Беренче планда, әлбәттә, юллар, мәгариф учреждениеләре, социаль инфраструктура.
Райондагы 22 авыл биләмәсе дә ел саен ППМИ конкурсында катнаша һәм җиңеп чыга. Программа аша кайда мәктәпләр һәм балалар бакчалары, кайда ФАПлар, юллар, күперләр ремонтлана, зират коймалары яңара, тирә-як мохит зәвыклы итеп үзгәртелә. Шулай ук акча су челтәрләрен ремонтлауга, суүткәргеч башняларын төзекләндерүгә, алмаштыруга тотыла. Гомумән, һәр авылны төзекләндерү буенча күзгә күренерлек эшләр башкарыла.
– Авыллар, торак пунктлар бу программа буенча нинди анык ярдәм ала һәм кайсы көнүзәк проектларга, эшләргә өстенлек бирелә?
– Әйтергә кирәк, авылларда ППМИ буенча башкарылган эшләрнең һәркайсы әһәмиятле, һәркайсы халык күңеленә хуш килде. Сигезенче ел рәттән эшләп килгән әлеге программа, алда билгеләнүенчә, авылларда төзекләндерү буенча мәсьәләләрне анык хәл итү мөмкинлеген бирде. Аның аша районда һәр авылда диярлек төзекләндерү буенча шактый эш башкарылды. Барлыгы 160тан артык проект гамәлгә ашырылды, 259 миллион сумлык эшләр башкарылды. Узган елда гына, мәсәлән, шушы максатларга 32 миллион 816 мең сум акча юнәлтелде. Сигез елда барлыгы 45 авыл мәдәният йорты, 25 авыл мәктәбе ремонтланды, 8 спорт комплексы, 19 трактор сатып алынды һ.б.
– Бу кадәр күләмле эшләргә финанслар кайсы чыганаклардан бүленде?
– Илеш районы авылларын яңарту һәм төзекләндерүгә сарыф ителгән 260 миллион сумга якын акчаның 145 миллион сумын конкурс нәтиҗәләре буенча республика казнасы бүлсә, 56 миллион сумнан артыгы район бюджеты акчасы, авыллар халкыннан 20 миллионга якын акча җыелды, калган сумма – иганәчеләр өлеше.
Шуны да ассызыкларга кирәк, бездә, ППМИдан тыш, төрле дәрәҗәдәге дистәләрчә программа тормышка ашырыла, аларга нигезләнеп яңа социаль-көнкүреш объектлары төзелә һәм булганнары ремонтлана, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү куәтләре сафка кертелә. Шулай ук “Атайсал” республика проекты да үзен яхшы яктан күрсәтте. Ул иҗтимагый башлангыч буларак старт алды һәм дәүләт дәрәҗәсендә яклау тапты, 2023 ел “Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы”, дип игълан ителде. Шулай итеп, күпчелек торак пунктлар бу проект кысаларында да җитди ярдәм ала.
“Башкортстан ихаталары” программасы 2019 елда Радий Хәбиров башлангычы белән старт алды һәм шунда ук үзенең нәтиҗәлелеген һәм программада билгеләнгән эшләргә ихтыяҗның зур булуын күрсәтте. Программа резина өслекле балалар һәм спорт мәйданчыкларын булдыруны, эскәмияләр һәм урналар урнаштыруны, мәйданчыкларның коймаларын монтажлауны, яшелләндерүне, яктыртуны, асфальтлауны, парковкалар төзүне, тротуарларны ремонтлауны, башка эш төрләрен күздә тота. Район үзәге Югары Яркәй авылында ихаталарны комплекслы төзекләндерү республика программасы кысаларында Ходайбирдин һәм Октябрьнең 50 еллыгы урамнарында ишегалды территорияләре төзекләндерелде. Бу территориядә дистәләгән күпфатирлы йорт урнашкан. Территория ике этапта төзекләндерелде, асфальтланды (юллар, парковкалар, тротуарлар). 24 яңа яктырту терәкләре урнаштырылды, парковка урыннары булдырылды, билгеләр куелды, асфальт нигезле һәм резина хәвефсез япмалы балалар мәйданчыгы, коймалы универсаль спорт мәйданчыгы төзелде. Шулай ук ихата периметры буенча урналар һәм эскәмияләр урнаштырылды. Кайбер йортларның фасадлары тематик рәсемнәр белән бизәлде. Чыгымнарның гомум суммасы 20,3 миллион сум тәшкил итте.
– Илдар Иршатович, Сез халык сәламәтлеген ныгыту юнәлешендә күп эш башкарыла, дидегез. Сәламәтлек саклау өлкәсен камилләштерүгә юнәлтелгән программалар турында җентеклерәк әйтеп үтсәгез иде...
– Атап әйткәндә, районда “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты, “Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклауны модернизацияләү” кебек халык сәламәтлеген ныгытуны күздә тоткан максатлы программалар уңышлы тормышка ашырыла. Мәсәлән, соңгы чорда районда фельдшер-акушерлык пунктларына (ФАП) капиталь ремонт үткәрелде, яңалары да сафка керде. Район үзәгендә, әйтик, социаль максатлы программалар фондыннан 262 миллион сум акча сарыф ителеп төзелгән, гомум мәйданы 4,9 мең квадрат метр тәшкил иткән заманча поликлиника файдалануга тапшырылды. Бу проект республика Хөкүмәте белән “Роснефть” арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында тормышка ашырылды. Хәзерге вакытта үзәк район дәваханәсе каршындагы поликлиниканың план куәте сменага 990 кеше кабул итүгә исәпләнгән. Гомумән ул 30 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә.
Күптән түгел “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” төбәк программасын гамәлгә ашыру кысаларында Иске Дөмәй авылында табиблык амбулаториясенең яңа бинасы сафка керде. Объектка 25 миллион сумнан артык акча тотынылды. Бу амбулатория сменага 60 кешене кабул итүгә һәм көндезге стационар 20 урынга исәпләнгән. Гомумән, соңгы 5 елда гына 12 торак пунктта ФАПлар яңартылды, 21 ФАП бинасына капиталь ремонт ясалды.
Җыеп әйткәндә, районда сәламәтлек саклау төп игътибар үзәгендә. Кабатлап әйтим, безнең эшчәнлегебездә төп юнәлеш – халыкның көнкүреш шартларын яхшырту, сәламәтлеген ныгыту. Районда үзәк дәваханә, авылларда 4 табиблык амбулаториясе, 59 стационар ФАП, 1 күчмә ФАП бар. Шуларда барлыгы 560 медицина хезмәткәре эшли. Коронавирус чорында, әйтик, ак халатлыларга гадәттән тыш шартларда эшләп, барлык хезмәт ресурсларын диярлек пандемиягә каршы көрәшкә мобилизацияләргә туры килде. Үзәк район дәваханәсе табиблары һәм урта медицина персоналы тарафыннан аеруча актив оештыру һәм дәвалау эшләре башкарылды. Аларга тиешле эш шартлары тудыру, торак белән тәэмин итү, гомумән, сыйфатлы беренчел ярдәм күрсәтүне оештыру, әйткәнемчә, районда көнүзәк бурыч санала.
– Тормыш шактый катлаулы, икътисади мөмкинлекләр дә чиксез түгел. Шуңа карамастан, районда мәгариф, мәдәният, спорт объектлары яңару кичерә.
– Әйе, заман сынауларына карамастан, райондагы социаль юнәлешле объектларда яңарту эшләре тукталып тормый. Әйтик, республика, район бюджетлары, башка чыганаклар акчалары исәбенә дистәләрчә авыллар мәктәбенә, клублар һәм мәдәният йортларына капиталь ремонт ясалды. Авыл белем бирү учреждениеләрендә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру максатында мәктәпләрнең спорт заллары заманча ремонтланды. Кыскасы, хәзер район мәктәпләрендә матди база һәм шартлар шәһәрнекеннән һич ким түгел. Балалар санына бүлеп исәпләгән квадрат метрлар буенча өстенрәк тә.
– Әйткәндәй, эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Әшмән авылындагы “Орленок” сәламәтләндерү лагеренда да булган иде. Илеш районы балаларның җәйге ялын оештыру буенча үрнәкле төбәкләрнең берсе итеп аталды.
– Балаларның җәйге ялын тиешенчә оештыру – әлбәттә, райондагы иң мөһим эшләрнең берсе. Ялны оештыру белән беррәттән, балаларның сәламәтлеген кайгырту, хәвефсезлекне тәэмин итү – район хакимиятенә һәм мәгариф идарәсенә йөкләтелгән иң җаваплы бурыч. Соңгы чорда “Орленок” балалар сәламәтләндерү лагеренда 216 урынга исәпләнгән яңа заманча йокы корпусы һәм спорт корылмалары төзелде, бу исә әлеге учреждениене ел әйләнәсе эш режимына күчерергә мөмкинлек бирде. Атап әйткәндә, “Мәгарифне үстерү” федераль программасының “Балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү шартларын булдыру” дәүләт проекты кысаларында федераль, республика һәм урындагы бюджетлар исәбенә агымдагы елда лагерь территориясендә балаларның ял итү һәм аларны сәламәтләндерү өчен капиталь булмаган корылмалар (тиз төзелә торган ике конструкция, аларның гомум суммасы 49,1 миллион сум) сафка кертелде. Биналар тулысынча җиһазландырылган, тиешле коммуникацияләргә тоташтырылган.
“Башнефть” компаниясенең хәйрия иганәләре исәбенә, Социаль максатлы программалар фонды аша, 146 укучыга исәпләнгән “белем үзәге” уку корпусы төзелде. Уку үзәге тулысынча җиһазландырылган. Объектның бәясе – 30 миллион сум.
Башкортстан Республикасы һәм район бюджетлары акчалары исәбенә ашханәдә 26,3 миллион сумлык капиталь ремонт үткәрелде, шулай итеп ашханәдә урыннар саны 90нан 240ка кадәр арттырылды, яңа җиһазлар сатып алынды.
Район бюджеты акчасы исәбенә спорт мәйданчыгы төзекләндерелде, керү юлларына, парковка урыннарына, мәйданчык эчендәге юлларга асфальт түшәлде.
Инвестиция программасы кысаларында лагерьда электр линияләре һәм яктырту приборлары, тавыш җиһазлары тулысынча алыштырылды.
Республика бюджеты акчасына югары тизлекле “Интернет” уздырылды, сәхнә, балалар уен комплекслары һәм балаларның уңайлы ялы өчен кече архитектура формалары урнаштырылды һ.б.
– Соңгы вакытта авылларның киләчәге, аларны саклау турында еш ишетергә туры килә...
– Чыннан да, бүген иң зур проблемаларның берсе – ул авылны, авыл халкын саклап калу. Русия буенча саннар аянычлы, авыл халкы кими. Бездә, алда әйтелгәнчә, социаль объектлар төзү, сәламәтлек саклау тармагына беренчел игътибар бирү нәтиҗәсендә, бу уңайдан хәлләр тотрыклы. Элек, әйтик, авыл белән шәһәр арасындагы аерманы бетерү иң зур бурычларның берсе иде. Утыз ел элек авыл өендә газ, җылы су, бәдрәф булдыру, урамнарга асфальт җәю зур хыял иде. Бүген, беләсез, яшәү-көнкүреш шартлары буенча безнең авыллар белән шәһәр арасында аерма зур түгел. Күп кенә төбәкләр өчен бу – әле дә зур хыял.
Шунысы да бар, бүгенге авыл заманча инфраструктурасы белән генә түгел, ә максатчан, эшсөяр кешеләре белән матур. Авылның киләчәген кайгыртканда, әлбәттә, яшьләр белән эшләү беренче планда тора. Балаларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү дә көн кадагыннан төшәргә тиеш түгел. Без мәктәпләр, мәдәният учреждениеләре белән берлектә бу юнәлештә даими һәм эзлекле эш алып барабыз. Яшьләрне спортка җәлеп итү, аларда сәламәт яшәү рәвешенә, туган авылга, аның табигатенә, тарихына мәхәббәт тәрбияләү анык чаралар аша тормышка ашырыла.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ әңгәмәләште.