+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
3 октябрь 2023, 15:17

Сынган танауны таблетка белән дәваларга кушканнар...

Чишмә районындагы кызык та, кызганыч та бу хәл турында республика Башлыгына язганнар.

Сынган танауны таблетка белән дәваларга кушканнар...
Сынган танауны таблетка белән дәваларга кушканнар...

Чишмәдә яшәүче хатын хакимияткә район дәваханәсеннән зарланган. Хатын-кыз сүзләренчә, анда аның сынган танаулы кызын дару төймәсе белән дәваларга киңәш иткәннәр.

2 октябрьдә 15 яшьлек кыз әнисе белән дәваханәгә мөрәҗәгать иткәннәр. Пациентканы кабул итү бүлегенә җибәргәннәр.

- Хирург карады да: «Бернәрсә белән дә ярдәм итә алмыйм», - диде. Һәм лорга яисә неврологка җибәрде. Без балалар бүлегенә килдек, анда безгә, мондый белгечләр бездә бүген гомумән юк, иртәгә (3 октябрь - ред.) иртәнге сәгать 10нан эшлиләр, дип әйттеләр. Кызым Уфада укый, һәм ул бу вакытка килә алмый. Неврологлар да юк бездә, аннары без педиатрга кердек, ул, безнең анализларны карап, "Ибупрофен" билгеләде. Әйтегез әле, зинһар, сынган борынны ничек итеп «Ибупрофен» белән дәвалап була?" - дип язган кызның әнисе Радий Хәбировның "ВКонтакте"дагы битендә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: