+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
5 октябрь 2023, 17:37

"Бу - төбәкнең иң куәтле инфраструктура проекты!"

Башкортстанга эш сәфәре барышында Русиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин "Көнчыгыш чыгу юлы" төзелеше мәйданында, "Агыйдел аръягы" һәм "Караидел аръягы" территорияләрендә булды.

"Бу - төбәкнең иң куәтле инфраструктура проекты!""Бу - төбәкнең иң куәтле инфраструктура проекты!"
"Бу - төбәкнең иң куәтле инфраструктура проекты!"

Бу - Башкортстанның иң зур инфраструктура проекты. Объект «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Әле аның әзерлеге 80 проценттан артык тәшкил итә. Никита Стасишин төзелеш темплары белән танышты һәм объектка югары бәя бирде. Әлеге көнгә объект төзелешенә 2 меңнән артык кеше һәм 248 махсус техника һәм җиһазлар җәлеп ителгән.

- "Көнчыгыш чыгу юлы" төзелеше - куәтле инфраструктура проекты. Яңа юл торак төзелешен үстерү өчен перспективалар бирер дип уйлыйм, - дип билгеләп үтте Никита Стасишин.

- Без Русия Төзелеш министрлыгы белән бик нәтиҗәле хезмәттәшлек булдыра алдык. Башкортстан торак төзелеше һәм коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү өчен кайбер финанс инструментларына ия булды. Бу юнәлеш буенча без якынча 60 миллиард сум җәлеп иттек. Без шулай ук, моның территорияләрне комплекслы үстерү булуын аңлыйбыз. Һәм без төзүчеләр белән бу өлкәдә актив эшли башладык, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас