+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
11 октябрь 2023, 15:34

Агыйдел елгасы яр буенда төзеләчәк колоннада нигезенә беренче таш салынды

Бүген Уфада Агыйдел елгасы буенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Абхазия Президенты Аслан Бжания башкорт һәм абхаз халыкларының дуслыгын символлаштырачак колоннада нигезенә таш салу тантанасында катнаштылар.

Агыйдел елгасы яр буенда төзеләчәк колоннада нигезенә беренче таш салындыАгыйдел елгасы яр буенда төзеләчәк колоннада нигезенә беренче таш салынды
Агыйдел елгасы яр буенда төзеләчәк колоннада нигезенә беренче таш салынды

Төзелеш башлану хөрмәтенә куелган постаментка абхаз язучысы һәм шагыйре, хәзерге абхаз әдәбиятына нигез салучы Дмитрий Гулиа шигыреннән сүзләр уеп язылган. Яңа колоннада Сухум яр буендагы архитектура корылмасының төгәл күчермәсе булачак. Аны 2024 елда Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ачу планлаштырыла.

- Янәшәдә урыс һәм башкорт халыкларының бөек тугандаш дуслыгын чагылдырган монумент торуы символик мәгънәгә ия. Ул Башкортстанның Русия дәүләте составына үз теләге белән керүенә 400 ел тулу хөрмәтенә төзелгән. Һәрвакыт дуслыкта яшәү, бер-береңә ярдәм итү һәм уңышларга сөенү мөһим. Яңа колоннада Башкортстан-Абхазия дуслыгы һәм бергә узган катлаулы сынаулар гәүдәләнеше булачак, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Абхазия Президенты Аслан Бжания билгеләп үткәнчә, колоннада төзелеше башлану белән ике республика якынаюга тагын бер адым ясалган.

Фото: glavarb.ru

Агыйдел елгасы яр буенда төзеләчәк колоннада нигезенә беренче таш салынды
Агыйдел елгасы яр буенда төзеләчәк колоннада нигезенә беренче таш салынды
Автор:Денис Таваев
Читайте нас