

Бүген республикада бәйрәм көне уңаеннан чаралар үтә. Республика көне уңаеннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Абхазия Президенты Аслан Бжания курай тавышлары астында Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Исегезгә төшерәбез, башкорт халкының милли герое Салават Юлаевка һәйкәл 1967 елда ачыла. Ул скульптор Сосланбәк Тавасиев проекты буенча эшләнә. Скульптор 1970 елда бу эше өчен СССР Дәүләт премиясенә лаек була.
Русиядә һәм Европада иң зур атлы һәйкәл Ленинградның “Монументскульптура” заводында коелган,ул 10 метрлы постамент һәм 9,6 метрлы статуядан тора.
Фото: bashinform.ru