

“Роснефть” структурасына караучы “Башнефть” компаниясенең табигатьне саклау эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе – экосистеманы һәм биологик төрлелекне саклау, табигый ресурсларны тулыландыру. “Яшел Башкортстан” республика экологик акциясе барышында “Башнефть” компаниясенең йөздән артык хезмәткәре Аслыкүл табигый паркы территориясендә 30 меңнән артык ылыслы агач үсентесе утыртты. Акцияне үткәрү урыны һәм утырту материалы очраклы рәвештә генә сайлап алынмады. Галимнәр билгеләп үтүенчә, нарат һәм Сукачев карагае агачларын утырту нәтиҗәсендә, Башкортстандагы иң зур күлнең ярлары ишелүен һәм сазлану процессын туктатырга мөмкин булачак.
– “Башнефть-Добыча” хезмәткәрләре безгә икенче ел инде Аслыкүл тирәсендәге урманнарны тергезүдә ярдәм итә. Бу ел эчендә экологик акция барышында 7,5 гектарда 30 мең үсенте утыртачакбыз. Күлнең төньяк яры бөтенләй ачык, аны тулысынча яшелләндерергә кирәк, – дип билгеләп үтте Аслыкүл табигый паркының участок инспекторы Салават Абзалов.
– Безнең компания экологик мәсьәләләргә зур игътибар бирә, шуңа күрә бу без катнашкан беренче генә акция түгел, һәм соңгысы да түгел. Мәсәлән, шушы көннәрдә без 20 мең нарат һәм 10 мең карагай үсентеләре утыртачакбыз. Һәм шуның белән без Аслыкүл буе экологиясен өлешчә тергезүгә нигез салабыз. Киләсе елга да без шундый эшләрне планлаштырдык. Алдагы көздә дә 30 мең нарат утыртырга һәм шул рәвешле Аслыкүлнең саегуын туктатырга, яр буе территориясен дым белән туендырырга һәм шуның белән минераль һәм органик матдәләрнең якындагы басулардан күлгә эләгүен булдырмаска ниятлибез, – ди “Башнефть-Добыча” җәмгыятенең Ишембай нефть һәм газ чыгару төбәге башлыгы Валерий Горбатов.
Ылыслы агачларны күпләп утырту Башкортстан нефтьчеләре коллективы өчен күркәм традициягә әверелә.
– 2020 елдан бүгенге көнгә кадәр “Башнефть-Добыча” республика территориясендә 3,6 миллион агач үсентесе утыртты, шул исәптән, Бөре урманчылыгында, Кыркты табигый паркы территориясендә. Быелгы көзге эшләр тәмамлангач, тулы булмаган өч ел эчендә Башкортстан нефтьчеләре утырткан ылыслы урманнарның гомум мәйданы 1100 гектарга җитәчәк, – дип ассызыклады “Башнефть-Добыча” җәмгыятенең әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге начальнигы Вадим Павлунько.
“Башнефть” нефтьчеләре агачларны утыртканнан соң яшь үсентеләрнең үсеп китүен дә хәстәрләп тора.
– Үсентеләрне төп тәрбияләү эшләрен, әлбәттә, урманчылык хезмәткәрләре алып бара. Утыртканнан соң алар шушы биләмәне үз контроленә ала. Анда чүп үләннәрен утыйлар һәм зарарлы бөҗәкләр һөҗүм итмәсен өчен даими күзәтчелек алып баралар. Ләкин без дә бу эшләрдән читтә калмыйбыз, шул мәйданнарны тагын да өч ел дәвамында күзәтү астында тотабыз, анда төрле агротехник чаралар үткәрәбез, – дип йомгаклады Вадим Павлунько.
Альбина ИРКӘБАЕВА.