+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
17 октябрь 2023, 07:20

Юл яны сервисы бездә үсештәме?

Төбәктә юл яны сервисын үстерү мәсьәләләре турында Башкортстан Хөкүмәтендә фикер алыштылар.

Юл яны сервисы бездә үсештәме?Юл яны сервисы бездә үсештәме?
Юл яны сервисы бездә үсештәме?



Республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары хакимияте башлыклары һәм ведомство җитәкчеләре катнашлыгында эшлекле киңәшмә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узды.

- Ел башыннан Башкортстанда юл яны сервисының яңа 181 объекты барлыкка килде. Аларга 1,2 миллиард сум инвестицияләнгән. Гамәлдәге 219 объектны модернизацияләделәр, инвестицияләрнең гомум күләме - 350 миллион сум, — дип сөйләде Премьер-министр.

Шулай ук Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, республика территориясендә күпфункцияле юл сервисы зоналары булдыру буенча Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) һәм «Приуралье» федераль автомобиль юллары идарәсе белән нәтиҗәле хезмәттәшлек булдыруга ирешелде.

Республиканың муниципаль берәмлекләре тарафыннан Башкортстан территориясендә юл яны сервисын үстерү концепциясен тормышка ашыруның максатлы күрсәткечләрен үтәү турында сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев хәбәр итте.

Бу елның 9 ае йомгаклары буенча, яңа объектлар гомум файдаланудагы автомобиль юллары буйлап урнаштырылган, шул исәптән: федераль әһәмияттәге - 20 объект, төбәк әһәмиятендәге - 65, муниципальара әһәмияттәге - 60, урындагы әһәмияттәге - 28. Ел башыннан барлыгы 92 сәүдә ноктасы, 27 АЗС станциясе (АГНКС, АГЗС), 25 кафе, 22 СТО, 5 кунакханә, 5 автоюу, башка категорияле 5 объект төзелгән.

Мәсьәләне тикшерүне тәмамлап, Премьер-министр муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләренә быел концепциядә билгеләнгән күрсәткечләргә ирешүне тәэмин итәргә һәм инвесторлар белән юл буендагы сервис объектларының гомум стилистик кыяфәтендә милли идентика элементларын куллану мәсьәләсе буенча үзара хезмәттәшлекне оештырырга кушты.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас