

Бу чараларга 2 миллиард сумнан артык акча җәлеп ителгән, шуларның 1,6 миллиард сумы - федераль бюджеттан. Республиканың 5 шәһәрендә чүплекләрне бетерү бу ел ахырына кадәр тәмамланачак, Күмертау шәһәрендә 2024 ел ахырына кадәр бетереләчәк.
Быел Благовещенда 3,7 гектар мәйданлы санкцияләнмәгән чүплекне бетерү башланды. Барлык чаралар да график буенча үткәрелә.
- Чүплек ике этапта бетерелә. Техник этап кысаларында чүплек инерт һәм геосинтетик материаллар белән каплана, шулай ук ярдәмче корылмалар монтажлана. Биологик этап территорияне төзекләндерүне күздә тота. Киләчәктә монда нәрсә булачагын шәһәр хакимияте хәл итәчәк. Иң мөһиме - 35 меңнән артык шәһәр кешесенең тормышы яхшырачак һәм алар яңа чүплекләр булдырмас дип өметләнәбез, — дип сөйләде Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының программа эшчәнлеге һәм проектларны гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Лилия Мостафина.
Фото: etegen.ru