

Проектка кергән йортларда 400 мең кеше яши. Бу хакта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республиканың торак -коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова хәбәр итте.
- Министрлык белгечләре даими нигездә төзелеш-монтаж эшләренең сыйфатына мониторинг үткәрә. Ремонт үткәрелгәндә халыкның фикере дә исәпкә алына, - диде Ирина Голованова.
Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, "Башкортстан ихаталары" программасы иң мөһим программаларның берсе. Төбәк җитәкчесе шулай ук ТКХ министрлыгына һәм подряд оешмаларына ихата территорияләрен модернизацияләүнең яхшы темплары өчен рәхмәт белдерде.
Оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров шулай ук Ирина Головановага «Башкортстанның атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исем бирелү турында игълан итте.
- Сез министрлыкка лаеклы җитәкчелек итәсез, зур күләмдә эш башкарасыз. Моның өчен сезгә бик зур рәхмәт, – диде ул.
Фото: glavarb.ru