+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
7 ноябрь 2023, 09:45

Александр Клебанов: "Юллар вакытында ремонтлана"

Башкортстанда ремонтланырга тиешле юллар программасы буенча төп эшләр быел ноябрь ахырына кадәр тәмамланачак. Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов хәбәр итте.

© Денис Таваев© Денис Таваев
Фото:© Денис Таваев

Республика Башлыгы Радий Хәбиров министрга декабрьдә юллар ремонты тәмамлану турында отчет доклады белән чыгыш ясарга кушты. Төбәк җитәкчесе шулай ук билгеләп үткәнчә, кайбер юлларны тергезү киләсе елга күчерелгән.

Моннан тыш, Радий Хәбиров кайбер районнарда кар яву сәбәпле, юлларны ремонтлау белән кыенлыклар килеп чыгуын да искәртте.

- Эшләр яхшы бара кебек. Әмма әлегә кар да, җитди бозлавык та әллә ни булмады. Бу вәзгыятьне һәрвакыт контрольдә тотарга кирәк. Көн дә, - дип ассызыклады ул.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас