

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов билгеләп үткәнчә, төбәкнең 124 квадрат метр мәйданлы күргәзмә стенды җиһан корабы рәвешендә ясалган. Аның мәйданчыгында төрле тармакларда иң масштаблы һәм алдынгы проектлар белән танышырга мөмкин: Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге (НОЦ), Евразия күчмә цивилизацияләр музее, "Берлога" милли киберфизик платформасы, пилотсыз авиация кластеры, Урал туристлык-рекреацион тибындагы махсус икътисади зона.
«ФедералПресс» басмасы күргәзмә экспозицияләренә бәйсез бәя бирде, аның нәтиҗәләре буенча Башкортстан стенды иң яхшысы дип таныл
ды.
Башкортстан Башлыгы төбәк экспозициясен оештыручыларга зур әзерлек эшләре өчен рәхмәт белдерде.
– Мәскәүдә «Русия» күргәзмәсен ачу ил тормышында төп вакыйга булгандыр, - диде Радий Хәбиров. - Русия Президенты Владимир Владимирович Путин башлангычы белән оештырылган чара - безнең республика һәм аның үсеш өстенлекләре турында белдерүнең уникаль мөмкинлеге ул.
Фото: russia.ru