

Русиядә иң эреләрдән саналган хуҗалык товарлары, савыт-саба, йорт кирәк-яраклары халыкара күргәзмәсе 12-14 сентябрьдә Мәскәүдә үтте. “Альтернатива” экспозициясе анда иң күләмлеләрнең берсе буларак танылды.
– Максатка ирешү өчен зур гына көч салынды, финанс чыгымнары тотынылды, – ди “Альтернатива” заводының генеральный директоры, Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Раил Фәхретдинов. – Дәрәҗәле чараны оештыруда катнашкан “Альтернатива” белгечләре күргәзмәгә әзерлек барышында, чын мәгънәсендә, һөнәри осталык күрсәтте. Шуңа да нәтиҗәләр саллы булды, әйткәндәй, алар үзен тиз арада сиздерде – заказлар саны кискен күтәрелде, заводның җитештерү цехлары тулы куәткә эшләүдән тыш, өстәмә графикка күчте. Кыскасы, сентябрь күргәзмәләре гаять зур уңыш китерде.
Әлеге фикер көзге чорда “Альтернатива” катнашкан дүрт күргәзмәгә дә кагыла. “ЦветыЭкспо2023” халыкара күргәзмәсе шулай ук Русия башкаласында оештырылды. “Альтернатива”ның андагы стенды күргәзмәдә катнашучыларны бизәлеше, товарлар төрлелеге белән җәлеп итә. Күргәзмәдә истәлекле вакыйга да була – Леруа Мерлен сәүдә челтәре вәкилләре “Альтернатива”да тиздән җитештерелә башлаячак “Жемчужина” кашпосын тулысынча сатып алачагы турында белдерә.
20-22 сентябрьдә Мәскәүдә узган “ПаркЗоо2023” халыкара күргәзмәсе йорт хайваннары – зооиндустриягә багышлануы белән үзенчәлекле. Әлеге күргәзмәгә килүчеләрнең күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә, шуңа да биредә аларга тәгаенләнгән товарларга өстенлек бирелә һәм бу чараның уңышлы үтүенә дә зур йогынты ясый.
Балалар товарлары индустриясенең “Мир детства-2023” күргәзмәсендә “Альтернатива” әлеге тармакта яңа эшләнмәләре белән катнаша. Нәтиҗәдә, Русиянең “Балалар дөньясы” сәүдә челтәре белән файдалы берничә килешү төзелә.