

Иң зур юбилей объектларының берсе - Уфаның Октябрь районындагы Көрәш сарае. Аны төзү расланган график буенча алып барыла. Параллель рәвештә янәшәдәге территория төзекләндерелә.
Бу ел ахырына кадәр яңартылган Башкорт дәүләт курчак театры үз ишекләрен ачачак. Реконструкциядән соң анда икенче тамаша залы пәйда булачак.
Ә Уфаның төньяк һәм көнчыгыш өлешләрендә зур спорт үзәкләре төзеләчәк, алар федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү өчен мәйданчык булачак. Мәсәлән, Инорста - Ишкәкле слалом комплексы, ә Затонда Рамил Әюпов исемендәге Башкортстан фехтование үзәге төзелә. Радий Хәбиров атна башында Русиянең чит ил эшләре министры Сергей Лавров белән очрашуын искә алып үтте. Төбәк җитәкчесе министрны Уфада яңа комплекс ачуга чакырган.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук Уфаның транспорт объектларын реконструкцияләү барышын тикшерде.
Киңәшмә ахырында Уфаның 450 еллыгына багышланган мәдәни-киңүләм чаралар программасы каралды. Алар арасында фестивальләр, форумнар, концертлар, конкурслар, Русия һәм чит ил кунаклары катнашлыгындагы күргәзмәләр аталды.
Фото: glavarb.ru