+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
24 ноябрь 2023, 07:06

Арбашта бердәм халык яши

Аскын районында “Аек авыл” конкурсының йомгаклау этабы узды.

Арбашта бердәм халык яшиАрбашта бердәм халык яши
Арбашта бердәм халык яши

Мәгълүм булуынча, “Аек авыл” конкурсы 2011 елда беренче тапкыр үткәрелә. 2019 елның июленнән ул Бөтендөнья башкортлары корылтае башлангычы белән яңадан тергезелә. Конкурсны оештыру чаралары Башкортстанның Гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды ярдәме белән Башкортстан Башлыгы гранты исәбенә башкарыла. 2020 елда республика Башлыгы Радий Хәбиров карары буенча конкурсның приз фонды арттырылды. Быел ул 40 миллион сум тәшкил итә.


Конкурсның максаты – республикада авыл халкының иҗтимагый активлыгын һәм муниципаль берәмлекләрнең (авыл биләмәләренең) урындагы үзидарә органнарының сәламәт тормыш традицияләрен булдыру һәм саклау, алкоголь продукциясен куллануны, аны кулланудан үлүчеләр санын киметү мәсьәләләрендә эшчәнлеген дәртләндерү.


Конкурс 2023 елның 1 августыннан 2024 елның 30 апреленә кадәр ике этапта үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча 2024 елның апрелендә 12 җиңүче билгеләнәчәк.


Бәйгегә Аскын районының Арбаш авылы да кушылды. 19 ноябрьдә анда “Аек авыл” конкурсының йомгаклау этабы кысаларында берничә мөһим чара узды.

Тарих-туган якны өйрәнү музее ачылды

19 ноябрь Арбаш авылы тарихында әһәмиятле көн булды: элекке колхоз идарәсе бинасында урнашкан тарих-туган якны өйрәнү музеен ачу тантанасы узды. Анда район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов, аның социаль мәсьә­ләләр һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Эльза Әхмәтгәрәева, Арбаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнил Зыятдинов, Республика яшь­ләр социаль-психологик һәм мәгълүмати-методик үзә­генең төньяк филиалы педагог-психологы Наза Миң­не­галиева һәм авыл халкы катнаштылар.
“Ағинәйҙәр ҡоро”ның урындагы иҗтимагый оешмасы әгъзалары кунакларны икмәк-тоз, чәк-чәк һәм аек яшәү рәвеше темасына җырлар белән каршы алды.
– Без үз тарихыбыз белән горурланабыз. Аны саклау бик мөһим. Музейны гамәлгә куюга көч салган һәр кешегә рәхмәт, — диде Динис Радис улы һәм Аскын районы турындагы китапны музейга бүләк итте.
Наза Наил кызы да музейга Аскын районының барлык сугышчы-интернационалистлары исеменнән “Барысын да исемләп искә төшерик” китабын бүләк итте.
Биредә Арбаш авылы тарихы, авылдан чыккан күре­некле шәхесләр турында мәгълүматлар саклана. Шулай ук, биредә яшәүче кул оста­ларының эшләре дә тәкъдим ителә. Музей даими тулыландырылып торачак.

Ата-бабаларны искә алдылар

Бу көнне кунаклар һәм арбашлылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар ис­тәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салды.
– Без ата-бабаларыбызның батырлыгын һәрвакыт истә тотарга тиеш. Чөнки алар безнең бәхетле киләчәгебез өчен башын салган. Кызганычка каршы, бүген Аскын районында Бөек Ватан сугышының бер ветераны гына исән. Без аларны онытмаска, аларның батырлыгы турында яшь буын белән даими уртаклашырга тиешбез.
Бүген тарих янә кабатлана. Якташларыбыз махсус хәрби операциядә янә фашизмга каршы көрәшә. Алар­ның Җиңү белән кайтуын көтәбез, – диде Арбаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнил Зыятдинов.

“Арбашым – йөзек кашым”

Авыл мәдәният йорты каршында халык осталары эш­ләре һәм милли ризыклар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Агачтан эшләнгән, бәйләм әйберләр һәм чигүләр, хәтта күп функцияле мичне дә күрергә була иде анда. Арбаш авылы хуҗабикәләре пешер­гән тәм-том күргәзмәсе дә бай һәм төрле булды. Биредә авылның хөрмәтле кешесе Фәтхия Әхмәтдинова “Самавыр йоласы” үткәрде. Кунаклар авылның бай мәдәни тарихы белән бик теләп танышты һәм дару үләннәреннән ясалган хуш исле чәйне тәмләп карады.
Арытаба бәйрәм чаралары авыл Мәдәният йорты сәх­нәсенә күчте. Динис Радис улы һәм Фәнил Ихсан улы “Аек авыл-2023” республика конкурсының муниципаль этабы кысаларында узган чараларны оештыручыларны һәм иң актив катнашучыларны бүләкләделәр. Шулай ук алар махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә рәхмәт сүзләрен белдерде һәм бүләкләр тапшырды.
– Сезнең авыл бу конкурс­та очраклы гына катнашмый. Биредә бердәм халык яши. Кешеләр спорт белән шөгыль­ләнә һәм сәламәт яшәү рә­вешен пропагандалый. Сезгә уңышлар юлдаш булсын, җиңүегезне телим, – диде Динис Йосыпов.
Арытаба бәйрәм концерт белән дәвам итте. Арбашлылар һәр чыгышны алкышларга күмде.

Ример НАСРЕТДИНОВ.
Аскын районы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас