

– Беренчедән, Радий Фәрит улына безнең республика һәм аның гражданнары өчен башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Башкортстан күзгә күренеп үзгәрә һәм бу аның шәхсән һәм аның командасының зур казанышы. Халык, журналистлар һәм җәмәгатьчелек белән туры эфирда аралашуга килгәндә, мондый форматны бик дөрес һәм файдалы дип саныйм.
Гомумән алганда, “Туры линия” башланганчы 1000нән артык сорау килгән иде, ә эфир азагына сораулар саны 4000нән артып китте. Әлбәттә, аларның барысына да турыдан-туры аралашу барышында җавап биреп булмый. Әмма Радий Фәрит улы килгән сорауларның берсе дә аның игътибарыннан читтә калмаячагына ышандырды. Миңа аның теләсә кайсы сорауга җавап бирергә ашыкмавы ошады, чөнки ниндидер проблемалар һәм сораулар җентекле анализны һәм чишелешләрне таләп итә. Мондый алым миңа бик ошый һәм хөрмәт уята.
Күтәрелгән темаларга килгәндә, әлбәттә, беренче урында хәзер махсус хәрби операция. Аның белән бәйле сораулар күпчелек гражданнарыбызны борчый. Шулай ук Радий Фәрит улы республикада инфраструктура һәм социаль өлкәне үстерүгә зур игътибар бирә. Бу – туризм да, транспорт, территорияләрне төзекләндерү дә, медицина, мәгариф тә. Бу тармакларның барысы да игътибар үзәгендә һәм аларның үсеше өчен бик күп эш башкарылган һәм эшләнә.
Физик культура һәм спортка килгәндә, ә бу мәсьәләләр, сез аңлаганча, мине беренче чиратта борчый, сүз Уфада һәм республиканың башка зур шәһәрләрендә һәм авылларда яңа спорт объектларын файдалануга тапшыру турында барды. Бу объектларны файдалануга тапшыру гына түгел, ә аларны барлык категория гражданнар: сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгәннәр, пенсионерлар, гаиләләр өчен дә уңайлы итү мөһим. Бу сорауның иң югары дәрәҗәдә искәртелүе – бик яхшы.
Министрларга тиешле йөкләмәләр “Туры линия” барышында яңгырады. Киләсе елда республикабызда “Русия - спорт державасы” форумын уздыру турында искә төшермичә кала алмыйм. Уфаның 450 еллыгында бу чара нәкъ менә бездә узсын өчен, без бөтен команда белән бик күп эшләр башкардык. Һәм Радий Фәрит улы бу мәсьәлә буенча карар кабул ителүе хакында булдерде, мин моның белән шәхсән горурланам. Хәзер безгә форумны үткәрү өчен барлык мәйданчыкларны әзерләргә һәм аны иң югары дәрәҗәдә уздыру өчен барысын да эшләргә мөһим.
Гомумән, республика Башлыгы белән диалог бик намуслы, ачык һәм конструктив килеп чыкты. Шәхсән миңа күп кенә мәсьәләләрне һәм сорауларны хәл итүгә эшлекле һәм реалистик караш бик ошады. Алга, Башкортстан! – дип белдерде Рима Баталова.
***
Сүз уңаеннан, “Туры линия”дә Уфада яшәүче пенсионер ханым Радий Хәбировка сорау бирде. Ул күптән түгел “Башкортстанда озын гомерлелек” программасы кысаларында күрше районда булуын, аңа сәфәр бик ошавы турында сөйләде. Пенсионер сүзләренчә, ул Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәге янында яши. Ханым төбәк җитәкчесеннән комплекста пенсионерлар өчен бушлай яки ташламалы физкультура-савыктыру дәресләре оештыру турында үтенде.
Башкортстан Башлыгы, үз чиратында, бу сорауга аерым игътибар бирергә вәгъдә итте. Ул республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына сорау буенча тәкъдимнәрен әзерләүне йөкләде.
– Бюджетны карарга һәм карарлар кабул итәргә кирәк. Мин Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына, теләге булганнарга алар өчен уңайлы вакытта, Рима Баталова спорт комплексында һәм башка мәйданчыкларда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр булдырырга тәкъдимнәрне рәсмиләштерергә йөкләмә бирәм. “Башкортстанда озын гомерлелек” программасы кысаларында да эшләү мөһим, - диде Радий Хәбиров.
Исегезгә төшерәбез, төбәк җитәкчесе халыктан юлланган сорауларга БСТ телеканалының туры эфирында, “Россия 24”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа”, “Сәләм”, “Юлдаш” һәм “Русия радиосы” радиостанцияләрендә, Башкортстан Башлыгының "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрдәге битләрендә, шулай ук ЦУРда җавап бирде. Быел дүрт сәгатькә якын барган "туры элемтә"гә республика халкыннан 4299 сорау килгән. Монда әле туры шалтыратулар һәм видеомөрәҗәгатьләр керми. Бу хакта оештыручылар хәбәр итте.
Фото: социаль челтәрләрдән, vk.com/rimabatalova