+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
4 декабрь 2023, 15:24

Быел "Туры элемтә"гә 4299 сорау килгән

Быел төбәк җитәкчесе халыктан юлланган сорауларга БСТ телеканалының туры эфирында, “Россия 24”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа”, “Сәләм”, “Юлдаш” һәм “Русия радиосы” радиостанцияләрендә, Башкортстан Башлыгының "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрдәге битләрендә, шулай ук ЦУРда җавап бирде. Нәтиҗәләр нинди?

Быел "Туры элемтә"гә 4299 сорау килгәнБыел "Туры элемтә"гә 4299 сорау килгән
Быел "Туры элемтә"гә 4299 сорау килгән

Быел дүрт сәгатькә якын барган "туры элемтә"гә республика халкыннан 4299 сорау килгән. Монда әле туры шалтыратулар һәм видеомөрәҗәгатьләр керми. Бу хакта төбәк Башлыгының Социаль коммуникацияләр идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская хәбәр итте.

- "Туры линия"гә өч атна алдан «Инцидент менеджмент» информсистемасы социаль челтәрләрдә яшәүчеләрнең 4 299 мөрәҗәгатен теркәде. Ә "Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп хәл итәбез" кире элемтә платформасына 216 видео сорау килде, Башкортстанның ситуацион үзәгенә 115 тапкыр шалтыраттылар, – дип хәбәр итте Елена Прочаковская.

Туры линиягә кергән сорауларның төп темалары - юллар, төзекләндерү, ТКХ, сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф. Социаль челтәрләрдә иң күп мөрәҗәгатьләр Уфа, Стәрлетамак һәм Нефтекамадан килгән.

- "Туры линия" – ул Башкортстан халкы белән кире элемтә һәм дулкынландыргыч мәсьәләләрне оператив хәл итү мөмкинлеге, - дип йомгаклады Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас