+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
22 декабрь 2023, 17:35

Благоварда Чулпан дигән йолдыз бар

Иске Күчәрбай авылы биләмәсендә зиратларны төзекләндерү башлангычы киң колач алды.

Благоварда Чулпан дигән йолдыз барБлаговарда Чулпан дигән йолдыз бар
Благоварда Чулпан дигән йолдыз бар

Агымдагы елның көзендә бу юнәлештә игелекле гамәл үрнәген Яңа Абзан авылы халкы күрсәткән иде. Бердәм тырышлык белән биредә тиз арада зират биләмәсе төзекләндерелде, койма тотылды, ярдәмче биналар салынды.
Үрмәкчедән күрмәкче, дигәндәй, матур башлангычны Иске Абзан авылында да күтәреп алдылар. Бу төбәк халкы төзекләндерү өлкәсендәге сыналган алым – “Урындагы башлангычларга ярдәм программасы”на кермәкче. Әлеге юнәлештә тәүге адымнар ясалды, атап әйткәндә, берничә өмә оештырылып, авылның ике зираты да чистартылды, агачлар киселде, чүп-чар җыеп алынды.
Күрше авыллардан чират, ниһаять, Чулпанга да җитте. Биредәге зиратны чистарту өмәсен авылда яшәүчеләр генә түгел, чит төбәкләрдә гомер кичерүчеләр дә көтеп алды. Нәтиҗәдә, өмәләрнең беренчесендә үк алтмыштан артык кеше катнашты.
Чулпан авылында Бигловлар һәм Сакаевлар – иң таралган фамилияләр, моннан тыш, Гәрәевлар, Әхмәтшиннар, Якуповлар да бихисап. Әлеге фамилияләр йөртүчеләрнең барысы да өмәләрдә актив катнашты, ә менә Галиевлардан бертуган Венер һәм Фәнис бигрәк тә уңганлык үрнәге күрсәттеләр. Аларга якын дуслардан Илһам Биглов, янә дә Илгиз Якупов актив кушылды. Әйтергә кирәк, нәкъ менә шундый булдыклы ир-егетләр Чулпан авылының йөзек кашы булып тора да инде.
Тарихтан билгеле булуынча, әлеге өч авыл халкының ата-бабалары – тугандаш. Архив чыганаклары раславынча, татарлар 1700 еллар башында барлыкка килгән Абзан авылында гомер кичергән. Бу төбәктән тәүдә хәзерге Яңа Абзан, чак кына соңрак Чулпан авыллары яңа урыннарда нигез яңарткан.

 

 

Благоварда Чулпан дигән йолдыз бар
Благоварда Чулпан дигән йолдыз бар
Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас