

Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы ылыслы яшь агачларны саклауны тәэмин итү, 2023 елның 27 ноябреннән 31 декабренә кадәр Яңа ел алды чорында чыршы продукциясен хәзерләүне һәм сатуны оператив контрольдә тоту өчен полиция территориаль бүлекләре, республиканың Дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясе, җәмәгать инспекторлары, казак оешмалары белән берлектә «Чыршы-2023» оператив-профилактик операция үткәрә.
Операция башланганнан бирле 1179 рейд үткәрелде, шул исәптән Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы - 149 рейд, республиканың Дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясе - 28, җәмәгать инспекторлары, казак оешмалары - 13, республика буенча Эчке эшләр министрлыгы белән 143 күчмә төркем оештырылды.
Федераль дәүләт урман һәм янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Эльмира Хөсәенов мәгълүматы буенча, чара барышында законсыз киселгән Яңа ел чыршысының 1 очрагы ачыкланган, урманнарга китерелгән зыянның гомум суммасы 3,7 мең сум тәшкил иткән. Әлеге факт буенча гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылган.
- Шулай ук өстәмә рәвештә башка урман утыртмаларын законсыз кисүнең 14 факты ачыкланды, шуларның 8 факты административ тәртиптә каралган, 6 факты Русия Җинаять кодексының 260нчы мәддәсе буенча җинаять эше кузгату өчен республика буенча министрлыкка тапшырылган, - диде урман ведомствосы вәкиле.
Фото: pravitelstvorb.ru